Кыр эшләре кызганнан-кыза
Авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре, эпидемия чоры дип тормый, илнең азык-төлек иминлеге өчен көрәш алып бара. Чөнки язның бер көнен дә бушка уздырырга ярамый. Бүген басулар техника авазыннан гөрләп тора, язгы кыр эшләре кызганнан-кыза. Хуҗалыкларда көзге культураларны ашлау, шулай ук күпьеллык үләннәрне ашлау, аларны тырмалау эше тулысынча төгәлләнде. Хәзер аграрийлар бар көчләрен көздән чәчелгән культураларны тырмалауга һәм чәчү өчен туфрак әзерләүгә юнәлтте.