Яралы хәтер
Сугыш чоры балалары – бөек Җиңүне якынайтуда зур өлеш керткән фидакарь затлар. Ни кызганыч, тыл фронтында ныклык, батырлык күрсәткән өлкәннәребезнең сафы елдан-ел сирәгәя. Исән чакларында кадерләрен белү, ихластан рәхмәтебезне җиткерү һәм балалык, үсмерчак елларындагы авыр хезмәтләрен бәяләү – кешелек бурычыбыз. «Бердәм Россия» фракциясенең «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең Тукай районы әгъзалары катнашында Иске Абдул авылының «Гиндукуш» сугышчан дан музеенда «Сугышның йөзе – хатын-кызныкы түгел» дигән темага социаль-гуманитар проект презентациясе узды.