Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бөек җиңүнең 75 еллыгына

Яралы хәтер

Сугыш чоры балалары – бөек Җиңүне якынайтуда зур өлеш керткән фидакарь затлар. Ни кызганыч, тыл фронтында ныклык, батырлык күрсәткән өлкәннәребезнең сафы елдан-ел сирәгәя. Исән чакларында кадерләрен белү, ихластан рәхмәтебезне җиткерү һәм балалык, үсмерчак елларындагы авыр хезмәтләрен бәяләү – кешелек бурычыбыз. «Бердәм Россия» фракциясенең «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең Тукай районы әгъзалары катнашында Иске Абдул авылының «Гиндукуш» сугышчан дан музеенда «Сугышның йөзе – хатын-кызныкы түгел» дигән темага социаль-гуманитар проект презентациясе узды.

Тыл ветераннарының фидакарьлеген сугышчылар батырлыгына тиңләп, «Бөек Җиңүнең 75 еллыгы» юбилей медальләре һәм бүләкләр тапшырылды. Алар хөрмәтенә «Гөлчәчәк» балалар бакчасына йөрүче сабыйлар һәм Иске Абдул мәктәбе укучылары концерт номерлары белән чыгыш ясады. Авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафина һәм Сәйдәшев исемендәге предприятие җитәкчесе Марат Сафин тыл ветераннары хөрмәтенә мул табын хәстәрен күргәннәр.
Сугыш чорында һәм аннан соңгы авыр елларда тормыш авырлыгын ныгырга өлгермәгән иңнәрендә күтәргән яшүсмерләр – бүгенге көндә сиксәннән, туксаннан узган ил агалары һәм ак әбиләр. Кайберләре бик авырлык белән хәрәкәтләнә. Аларга балалык һәм үсмерчак чорын сикереп үтәргә туры килгән. Көчле-куәтле ир-егетләр тартып барырга тиешле тормыш камытын бик иртә кигәннәр. 
РСФСРның халык мәгарифе отличнигы Зөфәр Дәүләтшин – сугыш чоры баласы. Иске Абдул авылы тарихын язган, данлы һәм шанлы елларны исән-аман үткән хезмәт ветераны авылдашлары хакында: «Сугыш белән тыл фронты арасында аерма шунда гына – безне пуля сагаламады. Сугыш чорында тормыш бик авыр булса да, яшь-җилкенчәк төшенкелеккә бирелмәде, зарланмады. Яшьләр яңа чабаталарын киеп кичке уенга чыгарлар иде. Алдагы көнгә өмет белән караганга рухлары нык булган аларның. Шунысын ассызыклап әйтәсем килә – алар бахыр, мескен түгел, батыр булдылар», – дип замандашларын зур горурлык хисләре белән искә алды, залда утырган тыл ветераннарына олы рәхмәтен белдерде. 
Иске Абдул авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Клара Хөсәенова: «Безнең җирлектә унөч тыл ветераны теркәлгән. Бүгенге хөрмәтләү тантанасына шуларның алтысы килә алды. Әсфия Галимҗанова сеңлесе белән ятим кала – әтисе сугышка китә, әнисе вафат була. Бертуган сеңлесе белән ятимлекнең, сугыш елларының бар михнәтен иңнәрендә күтәрә. Алтмыш ике яшенә кадәр фермада сыер сауды. Тормыш иптәше Әхтәмҗан Галимҗанов белән алты бала тәрбияләп үстерделәр. Әсфия апа бик бәхетле картлык кичерә. Улы Разил белән килене Римма бик кадерләп, хөрмәт итеп тәрбиялиләр. Барлык балалары да акыллы, тәрбияле. Ана өчен моннан да зур бәхет булырмы! Фәрхенур Гарифуллина дүрт баланы башлы-күзле итте. Гомере буе колхозда тырышып эшләде. Халисә Камалова, Айсылу Миңнуллина, Нәзилә Мөгыйновалар туксаннан өстә, Мөнәвир Мөхәмәтдинов та туксанга якынлашып килә. Шуңа күрә дә һәрберсенең кадерен белеп, хөрмәтләп калу кирәк. Сугыш чоры балаларының һәрберсе хакында китап язарлык. Без һәрвакыт аларның хәлләрен белешеп торабыз. Авыл җирлеге башлыгының да игътибар үзәгендә алар», – диде. Зәйтүнә Абдуллина, Фәүзелҗинан Бәхтиярова, Мөстәфидә Габдрахманова, Сәгъдәт Гыйләҗетдинов, Маһира Мәрдәнова, Даимә Нуриева, Галия Хәсәншиналарның өйләренә барып медаль һәм бүләкләре тапшырылды инде. «Сугыш елларында һәм аннан соң илне аякка бастырган елларда тормышлар бик авыр булды. Ач үлем, ятимлек һәм толлык – кынысыннан чыгарылган кылыч. Анысы менә һәрвакыт баш очында торды. Яралы хәтерне барлау киләчәктә сугышлар булмасын өчен кирәк», – диделәр тыл ветераннары һәм Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан тапшырылган медаль һәм бүләкләр өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр. 
Ак шәлләрен иңнәренә салган нурлы йөзле әбиләребезне, аксакалларыбызны хөрмәтләү кичәсе үтте. Мондый чаралар район җирлегендә ел дәвамында уздырылачак. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X