Изгелекләреңне барла!
Ислам дине – алтын урталыкны хуплый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Мәңге яшәрмен кебек хис итеп дөньялык өчен тырыш, иртәгә үләрмен дип уйлап, Ахирәтең өчен тырыш!» – дип нәсихәтен әйтеп калдырган. Инсан ике дөньяны тигез алып барырга тиеш. Аллаһның хак пәйгамбәрләре халыкны туры юлга өндәү, хакыйкатьне төшендерү кебек авыр да, саваплы да, җаваплы да вазифаларны җиренә җиткереп башкарганнар һәм, шуның белән бергә, дөнья эшләренә дә вакыт бүлә белгәннәр. Аллаһ – Мәрхәмәтле, Шәфкатьле, Ул безгә бары тик хәерле-файдалы булган гыйбадәтләрне генә фарыз кылган. Аллаһ безгә күтәрә алмаслык йөкне йөкләмәгән. Тәүлектә 24 сәгать, биш вакыт фарыз намазны уку өчен шуның бер сәгате җитә. Шунысы кызык, хәтта ки, «башым эшләми» дигән әби-бабайлар «безнең хәтер юк» дип зарлансалар да, сериалларның эчтәлеген бер тында сөйләп бирәләр. Әгәр дә шул ук әби-бабайга: «Әбекәй, бабакай, Ахирәткә хәстәрлән, Коръәннән сүрә-и аятьләр өйрән. Намазга бас», дип әйтсәң «Фатиха» белән «Ихлас» сүрәсен ятламас өчен мең дә бер сәбәп таба. «Юк инде, булмагач булмый инде. Гарәбстанда тумагач, гарәп имлясын өйрәнмәгәч,укыплар булмый инде» дип зар елыйлар.