Рафаэль Юнысов: Түбәң күккә тисә дә, аягың җирдә булыр
Тормышта үз кыйбласын табып, туры юл ярып баручылар бар. Гомерлек эшен югары биеклекләргә күтәреп, кешеләргә кирәкле булудан тәм табып яшәүчеләргә алыштыргысыз рухи кыйммәтләр – туган ил, газиз җир, халык хөрмәте дә көч бирә. «Чаллы икмәге» АҖ генераль директоры Рафаэль Сөләйман улы Юнысовка да туры килә бу сүзләр. Чаллы каласының гына түгел, бөтен республиканың йөз аклыгы була алган икмәк предприятиесенең җитәкчесе бу көннәрдә үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә. Аңа 70 яшь.
Алгы сызыкта
«Чаллы икмәге» компанияләре төркеме җитәкчесе Рафаэль Юнысовның эшчәнлеге олы тәҗрибәгә корылган. Аның икмәк комбинатын җитәкләүгә алынуына 32 ел. Шушы еллар дәвамында дилбегәне бер дә бушатмыйча, гаять җаваплы бурыч башкаручы Рафаэль Сөләйман улы масштаблы фикер йөртүче сәясәтче, оста икътисадчы, үз җире һәм халкы өчен җан атучы шәхес булып танылды.
«1988 елда мин килгән ипи заводын бүгенге белән чагыштырып булмый, әлбәттә, – дип сөйли ул. – Миңа кадәр эшләмәгәннәр, димим, комбинат ул вакытта да эшләп тора иде. Әмма илдәге сәяси-икътисади узгәрешләр яңа катгый таләпләр куйды. Республиканың азык-төлек промышленносте предприятиеләре арасында без беренчеләрдән булып акционерлаштык. Конкуренция шартларында дөньякүләм стандартларга туры килгән сыйфатлы продукция җитештерүгә омтылдык. Алдынгы технологияләр үзләштердек, җиһазларны яңарттык. Мактану булмасын, «Чаллы икмәге» бүген гаять югары сыйфат дәрәҗәсенә ирешкән предприятие. Бүген безнең республика, Россия күләмендә генә түгел, чит илләрдә дә ышанычлы партнерларыбыз күп. Безнең куәтле хуҗалык комплексыбыз бар: элеватор-тегермәннәрдән башлап, кибет киштәләренә кадәр арада бихисап күп җитештерү һәм ярдәмче структураларны эченә алган, күп тармаклы, дүрт меңнән артык эшчесе, автотранспорт предприятиесе, ремонт базасы, ундүрт авылны берләштергән агрофирмасы булган компания ул «Чаллы икмәге». Бүген бу колачлы эшләрне, икътисадны шундый комплекслы эш алып барып кына саклап була, һәм, әлбәттә, коллективка таянып», – ди Рафаэль Сөләйман улы. Үзенә кадәргеләргә дә, бүген бергә эшләүчеләргә дә рәхмәтле ул. Торгынлык елларында КАМАЗдан, төзелеш предприятиеләреннән килгән зур белгечләрнең ярдәмен онытмый. «Чаллы икмәге» АҖ Татарстан халкының азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүдә алгы сызыкта тора, дигән ышанычы да ныклы.
Эзләнүләр, борылышлар
Үзенең асылына кеше эзләнүләр, борылышлар аша килә. Язмышын Кама буендагы ак кала белән бәйләгәнче, үз урынын тапканчы, Рафаэль Юнысовка да шактый эзләнергә, чарланырга туры килә.
Тумышы белән Мөслим районының Мәлләтамак авылыннан ул. «Мәктәпне әйбәт билгеләргә тәмамласам да, тәгаенләгән уку йортым юк иде. Шуңа күрә, яшьтәшем Мәхмүт, Казан ветеринария институтына барыйк, дигәч, карышып тормадым. Укып чыксак, бәлкем, колхоз председателе дә булырбыз әле, дип үзебезчә хыялланып, имтиханнар бирергә киттек, – дип елмаеп искә төшерә Рафаэль Сөләйман улы. – Кызганыч, иптәшем конкурстан узмады».
Ә Рафаэль әлеге уку йортын тәмамлап, дөнья күрергә, Урта Азиядәге Ленинабад өлкәсенә юл тота. Биредә өлкә ветеринария шифаханәсендә, соңрак авыл хуҗалыгы идарәсендә инспектор булып эшли. Яшәү һәм эшләү шартлары уңайлы, үсәргә мөмкинлек бар. Өметле татар егетенә җитәкчеләр дә игътибар итә: аны инде бүлек башлыгы итмәкчеләр. Яңа гына гаилә корып яшәүче Юнысовларны шунда төпләнеп калырга үгетлиләр. Ләкин, ат – туйган җиренә, ир туган иленә тартыр, диләр бит, 1975 елның көзендә яңа гына уллары туган яшь гаилә Татарстанга юл тота.
Монда Рафаэль Юнысовны Тукай районының «Ильбухтино» хуҗалыгына баш ветеринария табибы итеп билгелиләр. Яшь гаиләгә Игенче авылында буш торган бер йортны бирәләр. Бүгенгедәй хәтерендә, боларның әлегә өсләрендәге киемнәреннән башка бер нәрсәләре дә булмаганын күреп, авыл кешеләре бөтен кирәк-ярак белән ярдәм итә.
Юнысовларның өенә сукмак көндез дә, төнлә дә суынмый, чөнки икесе дә бик кирәкле һөнәр ияләре: гаилә башлыгы – мал табибы, ә хатыны – фельдшер. Үзләре дә авыл халкының гозерен беркайчан да аяк астына салмыйлар, шуңа күрә һәрвакыт кешеләрнең җылы мөгамәләсен тоеп торалар. Дусларын, хезмәттәшләрен, күршеләрен, гомумән, әлеге авыл халкын, бригадир Ибраһим, авыл советы рәисе Наил абыйларны Юнысовлар, искиткеч ярдәмчел булганнары өчен, әлегәчә рәхмәт белән искә ала.
Хуҗалык җитәкчесе белән танышу көнен дә Рафаэль Сөләйман улы бер җылы вакыйга итеп искә ала: «Совхоз директорын идарәдә очрата алмадым, силос базы янында эзләп таптым. Зөфәр Заһретдин улы Галиев, эшкә билгеләнү турындагы боерыкны укып чыкканнан соң, каршында торучы фырт егетнең өс-башын күздән кичерде. Фермада, маллар арасында эшли алырмы бу, дип көенүе йөзенә чыкты аның. Мин, моны аңлап: «Гафу итегез, минем әлегә башка киемем юк», – дигәч, тынычланды кебек».
Бик килешеп эшлиләр алар. Хуҗалыкта өч меңгә якын терлек исәпләнә. Белгечләрнең күбесе яшьләр, уен-көлкегә, шуклыкларга да вакыт табалар. Бервакыт (Калмашта квартирада яшәгән вакытлары), гадәттә иртәнге сәгать дүрттә эш урынында була торган Рафаэль биштә генә йокысыннан уяна. Ашыга-кабалана чыгып китим дисә, күн итегенең кунычына кадәр су тутырып куйганнар. «Соңыннан гына белдем, – ди Рафаэль Сөләйман улы, – директорыбыз, тәрбия йөзеннән, берсенә шул эшне кушкан... Ни кызганыч, җитәкчебез кинәт авырып китеп, берничә айдан якты дөньядан китеп барды».
Хуҗалыкка яңа җитәкче билгеләнә. Белгечлеге буенча агроном, маллар үлүдә баш ветеринария табибын гаепләргә тырыша. Терлекләрнең баш саны күп, көтүлек җирләрнең аз, малларның ач булуын, тәрбия җитмәгәннән үлүен танырга теләми. Ничек итеп мал-туарны даруларга өйрәтергә исәбеме – әбиләр белән киңәшергә тәкъдим итә. Институтны «бишле»ләргә тәмамлаган Юнысов ветеринариядә берни аңламый торган директор белән эшли алмыйм, дип гариза яза.
Язмабыз герое язмышындагы тагын бер зур борылыш бу. Ул, Чаллыга килеп, Автозавод районы базарында директор урынбасары, соңрак аның директор була. Гаиләсен шәһәргә күчергәнче, Калмашка җәяүләп кайтып йөрергә туры килә аңа. Кышкы буранлы төндә юлда өшеп кала язганын, бер машина очрап, коткарып калуын да хәтерли әле. Ләкин кыенлыклар аны ныгыткан, шуңа күрә алар турында бүген дә зарланып түгел, сагынып сөйли.
Киләсе борылыш тагын да кызыклырак: Юнысов «Камгэсэнергострой» берләшмәсенә караган «Отделстрой-1» идарәсе башлыгы урынбасары булып алты елга якын эшли. Аннары – Алабуга тегү фабрикасында директор. Берникадәр вакыттан соң аңа КАМАЗда оешачак зур ярдәмче хуҗалык белән җитәкчелеккә алынырга тәкъдим итәләр. Ләкин ризалашмый, күңеле тартмый.
Яңа тәкъдимне – икмәк комбинатына директор урынбасары булып килүне ул һич икеләнүсез кабул итә. Кеше өчен икмәктән дә олы ни бар? Аннан баш тарту дөрес булмас, дип тәвәккәлли.
Тамырлар
Түбәң күккә тисә дә, аягың җирдә булыр, диләр безнең халыкта. Тамырлары җиргә береккәннәр – үзе аунап үскән туган җир туфрагыннан көч алып яшәүчеләр турында бу мәкаль. Андый кешеләр өчен икмәк тәме, хезмәт яме дигән төшенчәләр китап сүзе түгел, алар – калебтә, җанда, яшәү көчен дә шулар бирә.
Рафаэль Сөләйман улы Юнысовның балачагы сугыштан соң тернәкләнеп килүче илдә дөньяга килгән яшьтәшләренекеннән бер дә аерылмый. Яшьтән үк тормыш арбасына җигелгән авыл малае үсә-үсә табигать һәм кешеләр белән килешеп яшәү серләренә дә өйрәнә. Физик һәм әхлакый яктан ныгый, зур тормышка әзерләнә.
Тормыш дәрьясында кайнау өчен умырткаң нык булу кирәк. Ныклыкны, үз-үзеңә ышанычны тәртип белән хезмәт сөю бирә, дип саный Рафаэль Сөләйман улы. Ә бу иң кирәкле сыйфатлар ата-ана үрнәгендә тәрбияләнә. Сүздә түгел, гамәлдә үрнәк булуда. Сөләйман ага да тормыштагы төп кыйммәтләрнең асылын өч улына һәм кызына яшьтән үк сеңдерә килгән. Үзенең яшәү рәвеше белән үк үрнәк булган ул. «Бөек Ватан сугышыннан инвалид булып кайткан әтинең кыюлыгына бүген дә сокланам, – ди Рафаэль әфәнде. – Әйе, яу кырында бер кулын калдырып кайтса да, гаилә корырга җөрьәт иткән, дүрт баласына үрнәк тәрбия биргән көчле рухлы кеше булган ул. Мин моңа яшәгән саен тирәнрәк төшенәм. Әти белән әни хезмәтне яратырга өйрәттеләр, балаларын кеше итәргә тырыштылар, без аларга бик рәхмәтле».
Күңел юмартлыгы
Игелекле гамәл кылуның күңелне сафландыруын яшьтән үк татыган кеше бу халәтнең рәхәтлеген онытмый. Тәвәккәл, яшьтән кулы эшкә ятып торган Рафаэль Сөләйман улы үсмер чагында өстәл-урындыклар, хәтта комод ясап, әти-әнисен куандырганын, гозер белән кергән авыл апасының да капка-коймаларын корып биргәнен хәтерендә матур истәлек итеп саклый. Чын ир булып җитлеккәндә кешеләргә яхшылык эшләү ихтыяҗга әйләнә торгандыр. Җитәкченең эш-мәшәкатьләре бер генә минутка да тынып тормый, әмма ул яшьлегендә үзенә ярдәм кулы сузган кешеләрне онытмый. Киң күңелле, юмарт җанлы шәхес буларак, алар алдындагы бурычын кайтаруның иң саваплы юлларын таба. Узган ел «Якты юл» газетасы оештырган чәкчәк бәйрәмендә мәчет формасында әзерләнгән чәкчәкнең Игенчедән икәнлеген сорашып белүе очраклы булдымы икән? Баксаң, кайчандыр үзен сыендырган, якын иткән авыл халкы мәчет төзергә хыяллана икән. Рафаэль Сөләйман улы иман йорты төзелешенә үзеннән өлеш кертеп, игенчелеләрнең яхшылыгына игелекле гамәл белән җавап бирергә форсат табылуына чын күңеленнән сөенә бүген. Аның мәчет ачу тантанасында иң кадерле кунакларның берсе булачагында шигебез юк.
Кемгәдер ярдәм күрсәтү өчен, мөмкинлегең булу кирәк. «Аллага шөкер, гел алга, яңалыкка омтылабыз, – дип җаваплый бу хактагы сорауга җитәкче. – Бүген безнең компания шәһәрдә дүрт мең кешене эш урыннары белән тәэмин итеп тора. Чаллы кебек зур җитештерү үзәгендә елына 850-900 миллион сум салым түләп, 3-4нче урыннарны биләүче компания без. Шөкер, җитәкчеләр моны аңлый. Республикабызның беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев белән һәрвакыт аңлашу таптык. Бүгенге президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов премьер-министр чагында да сөйләшергә вакытын таба иде, хәзер дә хезмәтебезне күрә, лаеклы бәя бирә. Чаллы шәһәр хакимияте башлыгы Наил Мәһдиевның: «Дөньякүләм танылган автомобильләр җитештерәбез дип горурлансак та, иртән торгач тәгәрмәч ашап булмый, һәрберебезгә икмәк кирәк», – диюе генә дә ни тора бит! «Чаллы икмәге»нең дәрәҗәсен билгеләү, әһәмиятле икәнлеген тану бит бу.
Тукайлылар белән бергә
«Чаллы икмәге» өчен моңа кадәр дә чит булмаган Тукай районы белән мөнәсәбәтләр, Фаил Камаев җитәкче булып килгәч, яңа төсмер алды, – ди Рафаэль Юнысов. – Фаил Мисбах улы кешеләрне, хезмәтне ярата. Гаделлеккә сусаган халык аны өмет белән кабул итте. Авыл хуҗалыгы белән бәйле мәшәкатьләрне үзе шул тармакта эшләгән кеше яхшы белә – аны җинел дип әйтеп булмый. Тукай районы башлыгы социаль һәм мәдәни юнәлешләргә дә искиткеч игътибарлы. Халыкның яшәү шартларын, көнкүрешен яхшырту турында кайгырта. Шәхси мөнәсәбәтләргә килсәк, ир-атлар арасындагы дуслык үзенчәлекле бит ул: фикерләр уртаклыгын, әхлакый һәм рухи кыйммәтләр берлеген тойганда гына аралашу җиңел. Безне дә тормышка карашларыбыз тәңгәл булу якынайта торгандыр».
Рухи кыйммәтләр
Тормышны мәгънәле итүдә рухи кыйммәтләрнең роле бик зур, дигән фикердә Рафаэль Сөләйман улы. Үзе, милләт язмышын кайгыртучы, аңа яңа рух өрергә омтылучы шәхес буларак, иҗат кешеләре, язучылар, шагыйрьләр белән элемтәдә яши. Тукай районы белән берлектә Фәннур Сафин премиясе фондын оештыруны хуплавы, Илдар Юзеев фондын булдыруда ярдәм итәргә җыенуы шул хакта сөйли.
Редакция оештырган «Йолдызлы чәкчәк» бәйрәмен дә хуплады ул. «Милләтнең матур традицияләрен күтәрү, халыкны яңа идеяләргә рухландыру мөмкинлеге бирәсез», дип, аның мәгънәсен үз фикерләү югарылыгыннан бәяләп бирде.
Икмәк комбинатына «Чаллы икмәге» дигән күңелгә ятышлы, җырлап тора торган исемне бирү дә очраклы булмаган, дигән фикергә килдек без Рафаэль Сөләйман улы белән сөйләшкәндә. Шундый чын татарча сүз тезмәсе үз туган җире һәм халкы турында уйлаган кешенең күңелендә генә туа ала торгандыр.
Таянычлар
Рафаэль Юнысов үзе башлаган эшнең дәвамлы булачагына ышана. Таянычы – предприятиедә гади хезмәткәрдән башлап бөтен үсеш баскычларын үткән улы Эдуард. Буген «Чаллы икмәге» компанияләре төркемендә иң җаваплы бурычлар аның җилкәсендә.
Дәвамчыларның яңа буыны – оныклар инде зурлар, барысы да кайсы-кайда белем алалар. Бабалары аларның да бәхетле булуын, тормышта үз урыннарын табуларын тели.
Рафаэль Сөләйман улы гаиләсендә дә бәхетле. Җәмәгате Сәвия турында: «Минем дөньямны тотып торучы», – ди. Мәшәкатьле тормыш юлы буйлап янәшә атлаучы тугры тормыш юлдашын язмыш бүләге дип саный, пар канатлы булуның кыйммәтен югары бәяли.
Рафаэль Юнысов, өч чакырылыш ТР Дәүләт советы депутаты, тәҗрибәле икътисадчы һәм җитәкче буларак, авыл хужалыгына, җитештерүгә, сату-алуга, базар мөнәсәбәтләренә кагылышлы күренешләргә карата төпле фикерләрен белдереп килә. Вәзгыятьнең халык файдасына түгеллеген күреп тору авыр аңа. Сәүдә үзәкләренең читтән, системасыз кертелүе, җирле җитештерүченең кысрыклануы, ваклап сатуның юкка чыга баруы республиканың потенциалын, ахыр килеп, аның азык-төлек җитештерү һәм аны халыкка җиткерү мөстәкыйльлеген дә югалтуга китермәсме, дип тирән борчыла. Ирләр киңәше ил корган, диләр бит, бу мәсьәләләрдә ул үз фикерен төрле югарылыкларда әйтә килә.
Рафаэль Сөләйман улы Юнысов ил агасы булыр яшенә җитеп килә. Ләкин ул үз вазифаларын җилкәсеннән төшерми, һаман да саллы максатлар куя һәм шуларга ирешә килә. Шул булдыклылык «Чаллы икмәге» исемен бренд дәрәҗәсендә тота да инде.
Рифкат Бильданов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев