Изгелекләреңне барла!
Ислам дине – алтын урталыкны хуплый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Мәңге яшәрмен кебек хис итеп дөньялык өчен тырыш, иртәгә үләрмен дип уйлап, Ахирәтең өчен тырыш!» – дип нәсихәтен әйтеп калдырган. Инсан ике дөньяны тигез алып барырга тиеш. Аллаһның хак пәйгамбәрләре халыкны туры юлга өндәү, хакыйкатьне төшендерү кебек авыр да, саваплы да, җаваплы да вазифаларны җиренә җиткереп башкарганнар һәм, шуның белән бергә, дөнья эшләренә дә вакыт бүлә белгәннәр. Аллаһ – Мәрхәмәтле, Шәфкатьле, Ул безгә бары тик хәерле-файдалы булган гыйбадәтләрне генә фарыз кылган. Аллаһ безгә күтәрә алмаслык йөкне йөкләмәгән. Тәүлектә 24 сәгать, биш вакыт фарыз намазны уку өчен шуның бер сәгате җитә. Шунысы кызык, хәтта ки, «башым эшләми» дигән әби-бабайлар «безнең хәтер юк» дип зарлансалар да, сериалларның эчтәлеген бер тында сөйләп бирәләр. Әгәр дә шул ук әби-бабайга: «Әбекәй, бабакай, Ахирәткә хәстәрлән, Коръәннән сүрә-и аятьләр өйрән. Намазга бас», дип әйтсәң «Фатиха» белән «Ихлас» сүрәсен ятламас өчен мең дә бер сәбәп таба. «Юк инде, булмагач булмый инде. Гарәбстанда тумагач, гарәп имлясын өйрәнмәгәч,укыплар булмый инде» дип зар елыйлар.
Инсан фани дөньясын, мал-мөлкәтен кайгырта. Караклар мал-мөлкәтен урламасын дип кыйммәтле сигнализация куйдыра, бик байлар тән сакчылары яллый. Ә бит кеше мәңгелеге – Ахирәт тормышы өчен акчасын әзрәк туздыра. Кайбер кешеләр Коръәнне алырга акчасын кызганып: «бигрәк кыйммәт икән» дип, китеп баралар. Кеше, үзенең сәламәтлеген дә кайгырта. Әгәр дә чирләп китсә, акчасы булмаса, дәвалану өчен машинасын сатып җәяү йөрергә дә риза. Адәм баласы сәламәтлеге какшый башлагач, хәтта ки, күрәзәчеләр янына барып алардан киңәш сорый. Шунысын исебездә тотыйк, күрәзәчеләр янына барып, алардан киңәш сорарга тиеш түгелбез.
Адәм баласы сәламәт чагында, иң беренче чиратта, акчаны кайгырта, ләкин сәламәтлеге какшаганда акча икенче урынга кала, әгәр аның җаны киселергә якынлашса, акча белән сәламәтлек икенче һәм өченче урынга кала, җан беренче урынга чыга. Сәламәтлеге яхшырса, үлем куркынычы бетсә, акча тагын беренче урынга чыга.
Иман
Ә иманлы кеше өчен акчадан да, сәламәтлек белән җаннан да кыйммәтрәк нәрсә бар. Ул – Аллаһ бүләк итеп биргән иман. Мөселман кеше иманы өчен үзенең акчасын да кызганмый, әгәр шулай кирәк булса, ватанын да калдырып китә, кыскасы, иманын саклап калу өчен җанын да кызганмый.
Сорау. Нигә кызганмый?
Җавап. Җәннәткә керергә сәбәп булган нәрсә – дөрес иман. Иманың булып та, ул дөрес булмаса, ул иман иманга саналмый. Чөнки ул Җәннәткә кертми. Кайбер кешеләрнең иманнары дөрес түгел, мисал өчен, кайберәүләр күп иләһләргә ышаналар һәм шуларга табыналар. Бу – Аллаһка ширек кату булып санала. Бу кешенең иманы дөрес иман түгел. Без, бу дөньяны яратучы һәм безгә ризыклар биреп, тәрбияләп торучы ялгыз Аллаһ дип инананып яшибез. Аллаһны бер дип әйтү ул гарәпчә тәүхид дип атала. Без – мөселманнар – тәүхид әһелләре. Дөрес иман ул тәкъвалык сыйфаты белән сыйфатланырга тиеш, шул чагында гына ул иман кешегә файда китерә. Мөселман кешесе үзенең иманын тәкъвалык сыйфаты белән бизәсә, аның барлык гыйбадәтләре кабул булыр һәм Кыямәт көнендә аңа газап булмас. Әгәр дә ул иманын тәкъвалык сыйфаты белән бизәмәсә, аның изгелекләре кабул ителмәс. Бу – мөселман кешесе өчен бик зур проблема. Тәкъвалыгың булмаса, мөселман булып кына синең изгелегең кабул ителмәс. Моңа мисал. Әгәр машинаң булып, ягулыгы (бензины яисә газы) булмаса, ул машинаның файдасы бармы? Юк. Машина йөрсен өчен аңарга ягулык кирәк. Машина ул иман дип чагыштырсак, аның ягулыгы тәкъвалыктыр. Икенче мисал, төзек лампочканы патронына борып куеп яктылык бирсә файдалы, әгәр лампочкага ток килмәсә, ул яктыртмый, яисә спирале сафтан чыкса, аның бер файдасы да булмый. Шуның шикелле иман да, әгәр ул иманда тәкъвалык булмаса, аның бер файдасы да юк. Чөнки тәкъвалык булмаса, гыйбадәтләр кабул ителми. Ни кызганыч, күпчелек кеше иманын тикшерми. Ә бит адәм баласы кан анализы ясатып, аның составын тикшертеп тора. Мисал өчен, холестерины, шикәре күбәеп китмәгәнме дип, кан анализы бирә. Бу да кирәкле эш, чөнки иманнан соң, сәламәтлек иң олы байлык. Ләкин, беренче урында – иман.
Сорау. Кайбер кешеләр: «Гомерем буена гөнаһ кылдым, бер генә мәртәбә дә Аллаһка сәҗдә кылганым булмады. Минем урыным Җәһәннәмдә инде дип, Ахирәт тормышына кул селтиләр. Бу очракта нишләргә?
Җавап. Аллаһ Тәгалә «Фуркан» сүрәсенең 70 нче аятендә болай ди: «Мәгәр берәү тәүбә итеп иман китерсә һәм Коръән юлы белән изге гамәлләр кыйлса, әнә шундый кешеләрнең начарлыкларын яхшылыкка алмаштырыр, Аллаһ андыйларга Ярлыкаучы үә Рәхмәт Кылучы булды».
Аллаһ Тәгалә андыйларга өч төрле шарт куя. Беренчесе аның тәүбә. Тәүбә ул – шәйтан юлыннан Аллаһ юлына кайту дигән сүз. Ягъни, кеше шәйтан юлын ташлый да, Аллаһ күрсәткән юлдан йөри башлый. Икенчесе – иман яңарту. Ягъни, кяфер кеше яңадан Ислам диненә керә. Ул бит туганда мөселман булып туган иде. Шәйтан аны аздырып диннән чыгарды, шуннан соң ул кеше яңадан Исламны кабул итте. Өченчесе – изге гамәлләр кылу. Әгәр дә ки, кеше тәүбә кылып иманын яңартканнан соң изге гамәл кыла икән, аның барлык гөнаһлары яхшыга әйләндерелеп язылып куела. Моны ишеткән кеше ничек итеп Аллаһның мондый тәкъдимен кабул итмәс?!.
Кираман Кәтип фәрештәләре хакында
Без Кирамән Кәтип фәрештәләренә чын күңелдән ышанабыз. Фәрештәләргә (бер генә фәрештәгә ышанмаса да) ышанмаган кеше иманлы була алмый. Чөнки фәрештәләр хакында Аллаһ Тәгалә Үзе Коръәндә әйтә. Аллаһ әйткән сүзне берәү инкяр итсә, яисә Аның сүзе ялган дисә, ул кеше мөселман булмый. Аллаһ Тәгалә Коръәндә «Инфитар» сүрәсенең 10-12 нче аятьләрендә алар хакында ап-ачык әйтә: «Әлбәттә, шиксез, сезнең өстегездә сакчы фәрештәләр бар. Ул фәрештәләр Аллаһ хозурында хөрмәтле. Алар – сезнең барча гамәлләрегезне язучы, сезнең кылган эшләрегезне бик яхшы белүче». Аллаһ Коръәндә «Каф» сүрәсенең 17, 18 нче аятьләрендә болай ди: «Ике язучы фәрештәне хәтергә төшер, берсе уң тарафта утырып, изге гамәлләрне язар; һәм берсе сул тарафта утырып, гөнаһлы эшләрне язар. Сөйләнгән һәрбер сүзне көтеп утыручы фәрештә язар». Бу аять безгә ике фәрештәнең безнең яныбызда һәрвакыт булуын һәм гамәл-гыйбадәтләребезне язып баруларын аңлата. Һәм безгә ул ике фәрештәне хәтеребездә тотарга кирәклеген, аның берсе изгелекләребезне, икенчесе явызлыкларыбызны язасын һәм авыздан чыккан һәрбер сүзне көтеп торып язып куясын аңлата. Әгәр дә кеше Аллаһның ике фәрештәсен көн дә хәтерендә тотса, начар гамәлләрне кылмас. Әлбәттә, алар һәр көнне алмашалар. Алмашу вакытлары тәүлегенә ике мәртәбә була. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм әйткән: «Яныгызда булган фәрештәләр иртәнге һәм икенде намазы вакытларында очрашып, алышыналар. Сездә булып киткәннәр Аллаһка ашалар, Ул алардан белүчерәк һәм алардан сорый: «Колларымны нинди хәлдә калдырдыгыз?» һәм алар әйтерләр икән: «Без килгәндә алар намаз укый иде, киткәндә дә намаз укып калдылар».
Кайбер фәрештәләр безнең яныбыздан бары тик хаҗәтләребезне үтәгәндә генә китәләр. Бу хакта Рәсүлебез салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Чынлыкта, сезнең белән гел булучы фәрештәләр дә бар, алар сездән хаҗәт үтәгәндә һәм якынлык кылганда гына аерылып торалар. Шуңа күрә алардан оялыгыз, аларны хөрмәтләгез!» – ди.
Бу фәрештәләрдән тыш тагын ике фәрештә яныбызда, алар – сакчы фәрештәләр. Алары да икәү. Аллаһ Коръәндә «Рагъд» сүрәсенең 11 нче аятендә бу хакта әйтә: «Һәр кешенең алдыннан һәм артыннан, Аллаһ әмере белән, аларны саклаучы фәрештәләр бар. Алар кешеләрне сакларлар».
Безнең янда биш фәрештә бар: алдыбызда да, артыбызда да, уңыбызда да, сулыбызда да. Бишенчесе беркайчан да китми, анысы аның кеше тәкәбберләнсә аның дәрәҗәсен төшерә, әгәр ул түбәнчелекле булса, ул аның дәрәҗәсен күтәрә. Болардан тыш безнең янда тагын биш фәрештә бар.
Тәкъвалык
Тәкъвалык – Аллаһтан куркып яшәү. Әгәр кеше тәкъва булса, ул кешенең гыйбадәте кабул ителә, әгәр аның тәкъвалыгы булмаса, ул кешенең гыйбадәте кабул булмый.
Сорау. Тәкъвалыгы булмаса, кешенең кылган гыйбадәте кабул булмаячак дип кем әйткән?
Җавап. Аллаһ Тәгалә.
Сорау. Кеше көнләшсә, тәкъвалык сыйфаты бетәме?
Җавап. Бер мөселман икенчесеннән көнләшсә, һәм ул көнләшүен тормышка ашырса, ул тәкъвалардан түгел. Аның гыйбадәтләре дә кабул булмас, изге гамәлләре дә юкка чыгачак. Беренчедән, көнләшүе аркасында аның барлык изгелекләре юкка чыга. Икенчедән, көнчелеге тәкъвалыгын юкка чыгара. Бу хакта без Коръәннән Кабил белән Һабилнең кыйссасын укып белдек. Көнчелек иманны боза. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм үзенең мөбарәк хәдисендә: «Көнчелек ул – сабур балны бозган шикелле – иманны бозар» – дигән. Сабур – бер әче нәрсәдер, бездә ул дегет (каен дегете) диелә, әгәр ул балга төшсә, балны боза. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Көнчелек ул ут агачны яндырган шикелле бөтен изгелекләрне яндырачак», – ди.
Фикерләү өчен кыйсса
Һәрберебез дә бу дөньяга бер генә тапкыр киләбез, һәм, Аллаһ биргән гомерне яшәгәч, Ахирәткә күчәбез. Шушы фани, ягъни вакытлыча гына булган йортыбызда нинди йөкләр төйибез, аларның кайсысы бик мөһим, кайсылары икенчел, өченчел, ә кайсылары вак-төяк, ә кайсылары... бөтенләй кирәкми, шулар хакында уйлап карыйк.
Өч-биш литрлы чиләк алыгыз да, шуңа иң элек бильярд уены өчен булган шарларны салыгыз. Аннан соң әле чиләктә буш урын кала, анда чуерташлар салыгыз. Аннан соң да әле урын кала, инде ком салыгыз. Ком салгач та әле, аның арасында буш урын кала. Шул буш урынга су салырга була. Менә хәзер чиләк туп-тулы булды. (Ни кызганыч, кайберәүләр шул буш урынга хәрам эчемлек сала.)
Бу чиләк – безнең гомеребез, тормышыбыз. Без аны ни-нәрсә белән тутырабыз, һәм кайсысы артыннан кайсысын салабыз – бездән тора. Мисал өчен, иң беренче су салсак, анда башка әйбер салып булмый. Бары тик ком гына тутырсак, анда теннис шарына һәм чуерташларга урын калмый. Димәк, буш чиләкне тиешле әйберләр белән үз чиратында, дөрес итеп тутырырга кирәк.
Теннис шарлары – безнең иманыбыз, тәкъвалыгыбыз, әҗер-савапларыбыз. Алар – иң мөһиме.
Чуерташлар – сәламәтлегебез, гаиләбез, эшебез, туганнар һәм дуслар. Иман белән чагыштырганда болар икенче урында.
Ком – байлык: акча, мал-мөлкәт, йорт, җир, автомобиль, бакча, алтын-көмеш һәм башкалар.
Су – вак-төяк, мисал өчен, шәригать кушканча итеп, әдәп белән күңел ачу, хобби, ягъни яраткан шөгыльләр.
Нәтиҗә. Иманны саклау өчен «арбабызга» салган чиләктәге шарларның төшеп калмавын, аңа зыян килмәвен кайгыртырга тиешбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев