Сарайларның урыны бу түгел
Киләсе елдан Татарстанда «Безнең ишегалды» дигән программа эшли башлый. Күпфатирлы йорт ишегалларын төзекләндерү һәм ремонтлау буенча бу масштаблы проект «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге инициативасы белән тормышка ашырыла. Программа өч елга исәпләнгән. Финаслау күләме – 50 млрд сум. Әлеге проектка безнең районнан 89 күпфатирлы йорт территориясе керде. 2020 елда Кече Шилнә, Кнәз, Круглое Поле, Борды, Яңа поселогы һәм Бәтке җирлекләрендә ишегаллары төзекләндереләчәк. Программа кысаларында күпфатирлы йортлар территориясендә стандарт буенча җиде төр эш башкарылачак. Болар – йорт тирәләренә асфальт түшәү, тротуарлар салу, көнкүреш калдыкларын җыю өчен контейнерлар кую, эскәмияләр урнаштыру, яктырткычлар көйләү, балалар мәйданчыклары ясау, машиналар өчен махсус урыннар булдыру һәм территорияләрне өлешчә яшелләндерү.