Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Яңа елга – ныклы адымнар белән 

2019 ел район терлекчелеге елъязмасына отышлы елларның берсе булып кереп калыр, чөнки узган елда терлекчеләребез шактый уңай нәтиҗәләргә иреште.  Моны дәлилләүче саннарны дүшәмбе көнне район хакимиятендә үткән киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Ирина Гарипова җиткерде. 

Әйтик, 2020 елның 1 январена район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 16 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Бу күрсәткеч узган елгыдан 4 процентка артык. Ә дуңгызларның баш саны узган елдан 9 процентка артып, 269,4 меңгә җиткән. 
Сөт савып алуда да уңай тенденция саклана: бүгенге бер сыер көненә уртача 14,7 килограмм сөт бирә. Узган ел районыбыз буенча барлыгы 29,1 мең тонна сөт савып алынган, үсеш 2018 елгыга карата 8 процент тәшкил иткән.
Әлбәттә, киңәшмәдә китерелгән саннар артында кеше хезмәте ятканлыгы да онытылмый. Сөт җитештерүне сизелерлек арттыручылар Сәйдәшев исемендәге, «Гигант», «Ярыш», «Ирек», «Вилданов», «Биклән» хуҗалыклары.
Ит җитештерүгә килсәк, республика күләмендә эшләп чыгарыла торган сыер итенең – 35, кош итенең – 38 һәм дуңгыз итенең 61,2 проценты Тукай районы авыл хуҗалыгы предприятиеләренә туры килә. Бу юнәлештә дә күләмнәр артуга таба бара. Узган ел сыер ите дә (2,3 мең тонна), дуңгыз ите дә (56,8 мең тонна) 2018 елга караганда 10 процентка күбрәк җитештерелгән. 
Киңәшмәдә шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә караган хуҗалыклар өчен мөһим булган көндәлек эшләр турында да искәртелде. Әйтик, пайчылар белән килешүләр төзү, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күрсәтмәсе буенча хисаплар әзерләү һ.б. шундый эшләр вакытында башкарылырга тиеш. 
Ирина Гарипова 2020 елда да шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм чараларының дәвам итәчәген белдерде. 1 январьга 2 баш терлеге булганнар, 3 башка җиткерү шарты белән, мини-ферма төзү программасында катнашып, 200 мең сумга кадәр субсидиягә өмет итә ала. Ә 3 баш сыеры булып, бу күрсәткечне 5 башка күтәрергә планлаштырган кешеләргә субсидия күләме 400 мең сумга җитәргә мөмкин. Билгеле, субсидия алуның шартлары бар: яңа ферма өчен төзелеш эшләре агымдагы елда башланырга һәм субсидия алганнан соң 5 ай эчендә тәмамланырга тиеш. Шуннан соңгы 5 ай эчендә терлекләрнең баш санын килешүдә каралганча арттырырга һәм алдагы 5 елда киметми асрарга туры киләчәк.
Киңәшмәдә гаилә фермаларына, фермерларга һәм кооперативларга грантлар бирү шартларының сакланачагы, федераль проектларны гамәлгә ашыру чараларының дәвам ителәчәге турында да хәбәр ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев