Кабул итү
10 декабрь – Кеше хокукларын яклау көне. Бу уңайдан, 2019 елның 9 декабрендә, «кайнар линия» эшләячәк. Сорауларга ТРның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контрольнең төбәк үзәге, ТР буенча медик-социаль экспертиза баш бюросы, РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге вәкилләре җавап бирәчәк. «Кайнар линия» телефоннары 9.00-17.00 сәгатьләрдә эшләячәк. (843) 236-00-71 – «кайнар линия»нең төп телефоны».