Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кабул итү

10 декабрь – Кеше хокукларын яклау көне. Бу уңайдан, 2019 елның 9 декабрендә, «кайнар линия» эшләячәк. Сорауларга ТРның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контрольнең төбәк үзәге, ТР буенча медик-социаль экспертиза баш бюросы, РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге вәкилләре җавап бирәчәк. «Кайнар линия» телефоннары 9.00-17.00 сәгатьләрдә эшләячәк. (843) 236-00-71 – «кайнар линия»нең төп телефоны».

Махсус телефоннар: (843) 236-40-17 – хезмәт һәм торак хокукларын яклау буенча, (843) 236-89-15 – мәҗбүри төзәтү урыннарында тотылучы кешеләрнең, хәрбиләрнең хокукларын яклау буенча, (843) 236-89-28 – инвалидларның хокукларын яклау, техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү, мигрантларның һәм гражданлыгы булмаган затларның хокукларын яклау буенча. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев