18 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Исерек таксист гаепле
Түбән Кама шәһәрендә исерек таксист аркасында пассажир хатын-кызның гомере өзелгән.
-
Татарстанда 12 градус салкын булачак
Иртәгә республикада яңгыр, юеш кар, урыны белән буран көтелә.
-
Күзләрне саклыйк
Шушы көннәрдә район үзәк дәваханәсендә күз авыруларын кисәтү буенча ункөнлек үтте. Күрү органнарының сәламәтлеге бар организмнан тора. Дөрес туклану, кан басымын, канда холестерин һәм шикәр күләмен контрольдә тоту күзләрне өлкән яшькә кадәр яхшы итеп сакларга мөмкинлек бирә, диләр табиблар. Күзләребез сәламәт булсын, авырулар безне читләтеп үтсен өчен нинди кагыйләрне үтәргә соң? Район үзәк дәваханәсе табиб-офтальмологы Розалия Филиппова тукайлыларга үз киңәшләрен бирә.
-
Илһам абыйны юксыну нәрсәгә әверелде?..
Илһам абыйның якты дөньядан безне ташлап китүенә әле бер ел да үтәргә өлгермәде, аны юксыну тойгысы җанымны бимазалый башлады. Әйе, халкы белән гомерлеккә хушлашуыннан соң көчәйгәннән-көчәя генә барды ул сары сагыш, ачы үкенеч... Әйтерсең лә, тормыш агышы туктап калды: кышның аклыгын күрмәдем, язның ямен сизмәдем, җылысына сөенмәдем, инде көзгә керәбез... Карлы юллардан кыңгыраулы атларның җилдереп узулары Илһам тавышы тоемында тагын да дәртлерәк яңгырый иде шул.
-
Яшелчә кулланучылар кимегән
2014 елдан яшелчәләрнең бәясе уртача 22 процентка арткан.
-
Бассейнга әбиләр дә, бәбиләр дә йөри
Круглое Поле поселогында «Акчарлак» бассейны ачылганга елдан артты. Бассейнны Круглое Поледа яшәүчеләр генә түгел, тирә-як авыллар халкы, чаллылылар да үз итәргә өлгерде. Район күләмендәге йөзү ярышлары да шушында уза. «Акчарлак»ка даими рәвештә һәр көнне 200дән артык кеше йөри. Мәктәп укучылары исә төгәл расписание буенча атнасына дүрт тапкыр тренерлары җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.
-
Тукай районы мине таң калдырды
Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева үзенең 70 яшен тутырды. Аның сәхнәгә чыгуына 50 ел. Татар сәнгатен үстерүгә, дөньяга танытуга, халык җырларын саклап калып, буыннан-буынга тапшыруда аның өлеше бәяләп бетергесез. Моның өчен, беренче чиратта, чын талант булырга, халык күңеленә ачкыч таба белергә кирәк. Әлбәттә инде, намуслы булырга, чын тавыш, моңлы тавыш белән халык мәхәббәтен казанып хезмәт итәргә кирәк. Хәмдүнә апа нәкъ шундыйлардан. Аны таныган, яраткан халкына рәхмәтле ул. Соңгы араларда ул безнең редакциягә дә якынайды. Тукай районында без уздырган бәйрәмнәрнең күркәм бизәге булып алды. Без аның тормышы, тормышка карашы турында да байтак нәрсәләр белдек. Тимергалиева Хәмдүнә Сәетгали кызы сугыштан соң туган бала. Башкортстанның Борай районы Котлыяр исемле кечкенә татар авылында дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлагач, Уфа телефон элемтәсе станциясендә монтажчы булып эшли. Соңрак музыка училищесына укырга керә. 1971 елда Казан татар филармониясенә эшкә килә. 1987 елга кадәр шунда эшли. «Гармун моңнары» дигән беренче җырын ул Эмиль Җәләлетдинов төркемендә эшләгәндә башкара. Моңы һәм көчле тавышы белән тиз арада тамашачы күңелен яулап ала. 1987 елда Татарстанның атказанган, 1992 елда халык артисты исемнәренә лаек була. Аның репертуарында 1000ләп җыр бар. Нигездә, татар халык җырлары.
-
Рөстәм Миңнеханов халыкка янгын куркынычсызлыгы турында мәгълүматны җиткерүне активлаштырырга йөкләде
Татарстанның 17 муниципалитетында янгын вакытында һәлак булучылар саны арту күзәтелә, дип хәбәр итте Рафис Хәбибуллин.
-
Акча «кысканнар»
Чаллыда үтеп баручы балалардан акча «кысып» йөргән яшүсмерләр төркемен тоткарлаганнар.
-
Бабайлар әйткән : “Үз кадерен белмәгән кеше кадерен белмәс”,- дигәннәр
Һава торышы.