Бассейнга әбиләр дә, бәбиләр дә йөри
Круглое Поле поселогында «Акчарлак» бассейны ачылганга елдан артты. Бассейнны Круглое Поледа яшәүчеләр генә түгел, тирә-як авыллар халкы, чаллылылар да үз итәргә өлгерде. Район күләмендәге йөзү ярышлары да шушында уза. «Акчарлак»ка даими рәвештә һәр көнне 200дән артык кеше йөри. Мәктәп укучылары исә төгәл расписание буенча атнасына дүрт тапкыр тренерлары җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.
Башлангыч сыйныф укучылары белән тренировка сәгать 2дә башланса да, алар бассейнга ярты сәгатькә алданрак килә башладылар. Өс киемнәрен салып, бер урынга җыелып матур гына аралашырга тотындылар. Алар әңгәмәгә дә бик тиз кушылдылар: «Бассейн ачылуга бик сөендек. Күбебез спортның башка төрләре белән дә шөгыльләнә. Мәктәптә дә яхшы укыйбыз», – дип сөендерделәр. Беренче сыйныф укучысы Азалия Кәримова – бик тере, сөйкемле кыз. Ул гимнастика белән дә шөгыльләнә икән. «Дәрес әзерләргә вакытың каламы соң?» – дигән сорауга өлгер кызчык: «Бассейн ачылган көннән үк монда бик теләп йөрим. Әти-әнием дә, тренерым да йөзүнең сәламәтлек өчен файдалы булуын аңлаттылар. Суда йөзү, гимнастика белән шөгыльләнү вакытны дөрес итеп бүләргә, режим белән яшәргә ярдәм итә», – дип җавап бирде. Сәмир Гобәев белән Артем Суханов: «Без футбол түгәрәгенә дә йөрибез. Дустыбыз Әмир Сыркин көрәш секциясенә йөри. Йөзү исә сәламәтлек өчен файдалы, мускулларны ныгыта. Әлегә кечкенә бассейнда шөгыльләнәбез. Аның озынлыгы 10 метр, тирәнлеге 60 см. Тренерыбыз Руслан Госманович: «Озакламый зур бассейнга күчәбез», – диде. Анысының озынлыгы 25 метр, тирәнлеге 1 метр 85 сантиметр. Анда оста итеп йөзәргә өйрәнгәч кенә кертәләр. Без бик тырышабыз. Бассейнга бәбиләр дә, кечкенә балалар да, әбиләр дә йөри. Безнең поселок шәһәрдән бер дә калышмый», – диештеләр балалар беравыздан.
Тренерлар Руслан Кадыйров белән Александр Стерехов өчәр төркемдә 15әр укучыга йөзү буенча дәресләр бирәләр. «Кече яшьтәге балалар 45 минут, зурлар 90 минут йөзү белән шөгыльләнә. Шушы шимбәдә бассейнга йөрүче балалар арасында ярыш уздырачакбыз. Үзара көч сынашу – осталыкны арттыруның бер ысулы», – ди Руслан Кадыйров.
Мәктәп укучылары бассейнга бушлай йөриләр. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм пенсионерлар 100 сум, башка категориядәге гражданнар 150 сум түли. Биклән авыл җирлеге хезмәткәре Гүзәлия Зиннәтуллина да сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Йөзәргә яратучы Гүзәлия ханым Круглое Поледа бассейн ачылуга сөенеп бетә алмый: «Спорт белән шөгыльләнергә яратам. Скандинавия йөреше буенча махсус таяклар сатып алдым. Көн саен бер төркем хатын-кыз саф һавада йөрергә чыгабыз. Дус кызларым Рузилә Камалова һәм Зөһрә Шакирҗанова белән «Акчарлак» ачылган көннән башлап, атнасына 2-3 тапкыр бассейнга йөрибез. Йөзү сәламәтлек өчен бик файдалы. Умыртка баганасы өчен аеруча яхшы. Җәен-көзен авыл җирендә физик эш күп була. Шулай да, бассейнга йөрүне туктатмадык. Киресенчә, эшләп арыганнан соң йөзгәч тәнгә көч кереп китә. Йөзгәндә мускуллар хәрәкәтләнә, кан йөреше яхшыра, кулбашлары языла. Судан чыгуга бөтен тәндә җиңеллек сизәсең. Йөзеп кайткан көнне йокы да тәмле була. «Акчарлак»ка барасыбыз килеп кенә тора. Сәламәтлекне саклау, аны ныгыту өчен вакытны да, акчаны да кызганмаска кирәк», – ди ул.
Бассейнның администраторы Нурания Мөхәммәдиева: «Су даими рәвештә фильтр аша үткәрелеп, ультрамиләүшә нурлар һәм хлор белән дезинфекцияләнеп тора. Су циркуляцияләнә, ул елына бер тапкыр тулысынча алыштырыла. Куркынычсызлык кагыйдәләре төгәл үтәлә. Ирекле йөзү төркемендәгеләр инструктор һәм медицина хезмәткәре күзәтүе астында шөгыльләнәләр. Шәфкать туташы Нина Сметанкина бик игътибарлы, үз эшенә җаваплы карый. «Акчарлак» спорт мәктәбенә килгән кешенең кәефе күтәренке булсын өчен эшебезне җиренә җиткереп башкарырга тырышабыз» – ди. «Акчарлак»ка халык яратып йөри. Ирекле йөзү төркемендә бишектәге нарасыйдан алып өлкән яшькәчә кешеләр шөгыльләнә. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару әнә шулай бишектән башлана биредә. Кем белә, бәлки киләчәктә «Акчарлак» бассейнында үзен судагы балык шикелле хис иткән сабыйлар арасыннан танылган спортчылар да үсеп чыгар. Олы елгалар, диңгезләр дә бит чишмәдән башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев