Якты юл
  • Рус Тат
  • Күзләрне саклыйк

    Шушы көннәрдә район үзәк дәваханәсендә күз авыруларын кисәтү буенча ункөнлек үтте. Күрү органнарының сәламәтлеге бар организмнан тора. Дөрес туклану, кан басымын, канда холестерин һәм шикәр күләмен контрольдә тоту күзләрне өлкән яшькә кадәр яхшы итеп сакларга мөмкинлек бирә, диләр табиблар. Күзләребез сәламәт булсын, авырулар безне читләтеп үтсен өчен нинди кагыйләрне үтәргә соң? Район үзәк дәваханәсе табиб-офтальмологы Розалия Филиппова тукайлыларга үз киңәшләрен бирә.

    Статистикага караганда, районда күрү органнары авырулары буенча диспансер исәбендә торучылар саны арта бара. 2017 елда, әйтик, исәптә 366 кеше тора иде. Аларның 169ы глаукома, 135е катаракта, 62се башка төр авырулар. 2018 елда исә исәптә торучылар 387гә җитте. Глаукома белән авыручылар 187, катаракта очраклары 132, авыруның башка төрләре 68 булды. 

    КОЯШТАН САКЛАНУ КҮЗЛЕКЛӘРЕ КИЕГЕЗ

    Ультрафиолет нурлар күзләргә яхшы тәэсир итми: алар катаракта, макуляр дегенерация китереп чыгарырга, күз тышчасына зыян китерергә мөмкин. Сыйфатлы күзлекләр А һәм В тибындагы нурларны тоткарлый, шулай ук яктылыкны киметеп, сурәтне чистарак күрергә ярдәм итә. 

    ШИКӘР КҮЛӘМЕН НОРМАДА ТОТЫГЫЗ

    Майлы һәм баллы продуктларны еш куллану кандагы шикәрне арттыра, диабетның икенче төрен барлыкка китерә. Бу күзләрдә диабетик ретинопатия, глаукома һәм катаракта китереп чыгара. Шикәр күләменең үзгәрүе шулай ук хрусталикка зыян китерә, күрүне начарайта.

    ХОЛЕСТЕРИН

    Гипертония һәм канда холестеринның күп булуы күз алмасының эчке катламын зарарлый. Бу үзәк артериядә окклюзиягә, ягъни күзнең күрү сәләте бөтенләй югалуга китерә.

    АНТИОКСИДАНТЛАРГА БАЙ РИЗЫК АШАГЫЗ

    Антиоксидантларга бай ризыклар белән туклану макуляр дегенерация куркынычын киметә һәм катаракта үсешен тоткарлый. А витамины көндез һәм төнлә күрүне яхшырта. Бу витамин кишердә, караңгы яшел төстәге яфраклы яшелчәләрдә, шпинатта, брокколи кәбестәсендә, йомыркада, сөттә, ак майда, сырда бар. 

    КОМПЬЮТЕРДА ЭШЛӘГӘНДӘ НИШЛӘРГӘ?

    Бүген күп кешеләр вакытының күпчелек өлешен компьютер артында үткәрә. Якыннан күрү начараймасын һәм башка күз авырулары килеп чыкмасын өчен монитор алдында утыру вакытын чикләргә, даими рәвештә тәнәфесләр ясарга кирәк. 
    Шулай ук эш урынын дөрес көйләү мөһим. Экран белән күз арасы 60 сантиметрдан да ким булмаска тиеш. Сәгать саен 10-15 минутлык тәнәфесләр ясап алу шарт. Күзләргә гимнастика ясагыз: күзләрне еш-еш ачып-йомып алыгыз, берничә секундка йомып торыгыз. Компьютер яны яхшы итеп яктыртылган булырга тиеш, урындыкта туры итеп утырырга кирәк. 

    АТА-АНАЛАРГА КИҢӘШ

    Көндәлек режимны дөрес төземәгәндә, яктылык җитәрлек булмаганда, язу өстәле дөрес урнаштырылмаганда күрү органнарының начараю ихтималы бик зур. 
    Мәктәпкәчә яшьтәге яки башлангыч сыйныфтагы балаларга озаклап телевизор карарга ярамый. Хрусталикны формалаштыра торган цилиар мускулларның үсеше 6-7 яшьләрдә генә туктала. Шуңа күрә дә бу яшькә кадәр балаларга компьютер уеннары уйнау, кечкенә хәрефләр белән язылган китаплар уку ярамый. Укыганда һәм язганда китап-дәфтәр белән күз арасының 30 сантиметрдан артык булуы шарт. Дәресләр карау шулай ук ардырырга тиеш түгел, ярты сәгать саен ял итеп алырга кирәк. 
    Күз авыруларын үз вакытында ачыклау һәм дәвалау өчен баланы ел саен офтальмологка күрсәтеп тору шарт. 

    Бала үзе күз авырта яки күрмим дип әйтмәсә дә, түбәндәге симптомнар ата-ананы игътибарсыз калдырмаска тиеш: 
    * Бала укыгында китабын күзенә бик якын китерә яки телефонга бик якын килә.
    * Күзен кысып карый. 
    * Әйбәтрәк күрү өчен башын ия.
    * Телевизор караганда яки китап укыганда бер күзен йома.
    * Якыннан карау таләп ителгән (уку, рәсем ясау) яки ерактан күрү кирәк булган (туп белән уйнау) шөгыльләрдән кача. 
    * Баш авыртудан яки күзләре арудан зарлана. 

    КҮРҮ ДӘРӘҖӘГЕЗНЕ ҺӘРВАКЫТ ТИКШЕРТЕП ТОРЫГЫЗ

    Истә тотыгыз, иртә срокларда ачыкланган күп кенә күз авырулары тулысынча дәвалана, авыр очраклардан саклый. Моннан тыш, дәвалауның нәтиҗәле ысулларын билгеләргә һәм авыруның үсешен туктатырга ярдәм итә.

    Фото район үзәк дәваханәсеннән алынды. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: