Иске Җиреклегә – яңа тротуар
Редакциянең «кайнар линия»сенә Иске Җирекле авылында яшәүче Венера Маликова шалтыратты: «Шатлыклы вакыйга белән уртаклашасым килә, – дип сүзен башлады ханым. – Авылда күптән көтелгән тротуарны төзеп куйдылар. Моңа кадәр үзәккә машина юлыннан яки сазлы сукмактан йөрергә мәҗбүр идек. Хәзер исә рәхәтләнеп бетон тротуар буенча атлыйбыз. Лесная урамында яшәүчеләр исеменнән район башлыгы Фаил Камаевка, җирлек башлыгы Валентин Артемьевка рәхмәт сүзләрен җиткерәм», – диде ул.