Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Җиреклегә – яңа тротуар

Редакциянең «кайнар линия»сенә Иске Җирекле авылында яшәүче Венера Маликова шалтыратты: «Шатлыклы вакыйга белән уртаклашасым килә, – дип сүзен башлады ханым. – Авылда күптән көтелгән тротуарны төзеп куйдылар. Моңа кадәр үзәккә машина юлыннан яки сазлы сукмактан йөрергә мәҗбүр идек. Хәзер исә рәхәтләнеп бетон тротуар буенча атлыйбыз. Лесная урамында яшәүчеләр исеменнән район башлыгы Фаил Камаевка, җирлек башлыгы Валентин Артемьевка рәхмәт сүзләрен җиткерәм», – диде ул.

Искеҗиреклеләр әлеге тротуарны төзүне күптән сораганнар. Бу мәсьәләнең ике ел рәттән халык җыенында күтәрелгәнен билгеләп үтә җирлек башлыгы Валентин Артемьев. Быел бу проблема чишелеш тапкан – тротуарны үзара салым акчасына салганнар. 353 метрга сузылган әлеге тротуар Дуслык урамының буеннан-буена үтә һәм һәрбер урамны социаль мөһим булган объектлар белән тоташтыра. Үзәктә исә зур кибетләрнең берсе, мәдәният йорты, балалар бакчасы һәм фельдшер-акушерлык пункты урнашкан. Икенче тротуар Солидарный урамында салынган, анысы турыдан-туры балалар бакчасына илтә. Озынлыгы – 140 метр.  Әлеге ике тротуарны салу 1 млн 205 мең сумга төшкән.
– Элек үз гомеребезне куркыныч астына куеп машиналар юлыннан йөрдек. Кайчакта балалар коляскасы белән дә чыгарга туры килә иде. Хәзер, карагыз, нинди уңайлы, киң тортуарыбыз бар, – ди Лилия Белышева.
– Автобуска чыгучылар тукталыш павильонына кадәр барып җитү өчен саз ерып йөрде. Ул нәкъ авыл башында урнашкан. Ә авылның озынлыгы байтак – теге баштан ук килүчегә юлсыз җирдән йөрү бер дә рәхәт булмагандыр. Тротуарлы булгач сөенеп туя алмыйбыз, безнең гозерне үтәделәр, – ди Ильмира Гәрәева.
– Иске Җирекле авылы көннән-көн үсә, яңа йортлар төзелә, яшь гаиләләр барлыкка килә. Шушы авылда гына 2 меңнән артык кеше яши. Шуңа күрә җирлектә яшәүчеләрне уңайлыклар белән тәэмин итү – безнең беренчел бурыч. Соңгы елларда авыл өчен күп нәрсә эшләнде – күпфункцияле үзәк төзелде, яңа ял паркы, 140 балага исәпләнгән балалар бакчасы барлыкка килде, күптән түгел фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Уңайлыклар белән тәэмин иткән саен, халыкта аңлау да барлыкка килде – үзара салым җыюда катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта. Әйтик, 2019 елда Мәләкәс җирлегендә 600 мең сумнан артык акча җыелды, узган ел бу сумма ике тапкырга кимрәк иде.
Дәүләт тарафыннан өстәмә финансланып, җирлеккә 3 млн сумнан артык акча кайткан. «Шушы акчага референдумда билгеләнгән иң беренче чиратта чишелергә тиешле мәсьәләләр, нигездә, хәл ителде дисәк була», – ди Валентин Иванович.
Әйтик, Куаклы авылында 165 мең сумга юл ремонтланган. Аның озынлыгы 175 метрга якын. Яңа Җирекледә Югары Җирекле урамында 200 метрга һәм Үзәк урамда 240 метрга сузылган юлларны төзекләндергәннәр. Бу эшләргә 240 мең сумга якын акча тотылган. Калинино авылына күптән көтелгән балалар мәйданчыгы җиһазлары алынган. 186 мең сумга төшкән җиһазларны бүген авыл халкы урнаштыру белән мәшгуль. Мәләкәс авылына килгәндә, биредә Заречный урамына шулай ук 219 мең сумга балалар мәйданчыгы алганнар, 360 метрга сузылган юлда чокырларны ямаганнар. Бу эшкә 108 мең сум юнәлтелгән. Шулай ук Молодежный урамында күпкатлы йорт тирәсен төзекләндерү һәм авылга керү юлында яктырткычны алмаштыру эшләре башкарылган. Якын арада Үзәк урамда 250 метр озынлыктагы тротуарны салуга керешәчәкләр. Бу эшкә 692 мең сумнан артык акча бүленгән.
Сүз уңаеннан, тиздән 2020 елга үзара салым буенча референдумнар старт планлаштырыла. Быел алар дүрт җирлектә һәм төрле көннәрдә узачак. 24 ноябрь көнне ул Мусабай Завод һәм Бәтке авыл җирлекләрендә узачак. 1 декабрь көнне Кече Шилнәдә, 8 декабрьдә Кнәз җирлегендә. Калган җирлекләрдә авыл җыеннары узачак.
– Җыенда авыл халкы быел һәрбер кешедән ничә сум җыясын һәм әлеге акчаларны нинди мәсьәләрне хәл итүгә юнәлтәсен хәл итәчәк. Бүген бу эшләрнең беренчел исемлеге билгеле: бу һәрбер авылда юллар төзекләндерү, иске күперне алмаштыру, балалар мәйданчыгы урнаштыру, тротуар төзү, урамнарны яктырту кебек эшләр, – ди Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Валентин Артемьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яна Җирекле, Калинино авылларына маршрут автобуслары җибәрү мәсьәләсен дә күтәрсеннәр иде җыенда