Кәҗә генә димә
Юлия Чистай шәһәрендә туып-үскән. Әнисе җәй айларында аны авылга – әбисе янына кайтарып куя торган булган. «Авыл тормышы миңа якын, балачактан яраттым авылны. Хайваннарны, мал-туарны ярату да үсмерчактан. Әбием янында торганда бозаулар карап, аларны ашатып-эчертеп, болынга алып чыга идем. Шулай итеп эшкә өйрәндем. Кечкенәдән тереклек дөньясын – җәнлекләрне, мал-туарны үз иттем. Һәр балага хас булганча, кечкенә чагымда песиләр, этләр ярата идем», – дип кәҗәләренең әле берсен, әле икенчесен сыйпый, алар белән ягымлы итеп сөйләшә Юлия. «Һәр нарасый үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын ярату хисләре белән туа торгандыр. Менә шул ярату хисен сабый чактан үстерсәк, балада миһербанлылык-шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләнәчәк һәм алар изге күңелле булачаклар», – ди ул.