Биклән аланлыгы бар халыкны үзенә җыйды
Авылымның мәңгелек, киң күңелле Сабантуй аланлыгы быел да безне үзенә җыйды. Туган авылым Бикләндә Сабантуй төп-төгәл сәгать 10да башланып, төнге сәгать 11гә кадәр гөр килде. Көндезгесе, кичкесе юк, әйтерсең лә халык Сабантуе мәйданында чиратлашып кизү тора: берәүләре кайта, берәүләре килә.