Игелекле кеше иде. Алтын көзләрдә китте...
Халыкны яратып, аларга игелекләр кылып, туган авылын зурлап яшәде Тәлгать Гәрәев. Аның үлеме бөтенебезне тетрәндерде: җиң сызганып эшләп, шатланып йөргән көннәре иде... Көч-куәте дә күп кебек иде. Эшләсе эшләре дә калды. Шулай язгандыр - табигатьнең матур мәлендә, мул кояшлы көнендә - сентябрьдә арабыздан китте ул. Хатыны, ике кызы, оныклары калды...