Отставкадагы милиция полковнигы Роберт Мулләхмәтов: «Без һәрвакыт бердәм булып, уртак тел табып эшләдек»
1917 елны Эчке эшләр комиссариатының карары нигезендә совет милициясе барлыкка килә. 100 ел эшләү дәверендә үзгәрешләр күп була. 1991 елны Советлар Союзы таркала, 2011 елны милицияне полиция дип атый башлыйлар. Әмма хокук саклаучыларның төп вазифалары элеккечә кала - хокук бозуга юл куймаска, дәүләт иминлеген сакларга, халыкны якларга. Без ТРның Тукай...
Роберт Хаҗи улы Мулләхмәтов, отставкадагы милиция полковнигы, хезмәт ветераны, 35 ел милициядә хезмәт иткән, 1988-1998 елларда Тукай районының Эчке эшләр бүлеген җитәкләгән. Тумышы белән Менделеевск районы Турай авылыннан. Бүгенге көндә лаеклы ялда, Сосновый Бор поселыгында яши. 77 яшьлек Роберт ага егетләрчә шаян телле, җор күңелле, елмаеп кына тора. 54 ел бергә гомер кичергән тормыш иптәшен Фәридә Мәхмүт кызын безгә: «Бу минем чибәркәем», - дип таныштырды.
- Мәктәпне бетергәч, Чиләбе өлкәсендәге Копейск шәһәренә юл тоттым. Ниятем - шахтага эшкә урнашу. Ләкин паспортсыз эшкә алмыйлар, кире киттем. Авыл кешесенә паспортны бирмиләр иде, көч-хәл белән, милиция аша алдым. Милиция хезмәткәрләре белән беренче танышуым шул булды, - дип искә төшерә Роберт Мулләхмәтов. - Ике ел шахтада эшләгәч, армиягә киттем. Хезмәт итеп кайткач, абыемның киңәшен тыңлап, Чаллыга килдем. ГЭС төзелгән еллар, төзүче булып урнашырмын дигән уй бар иде, ә кадрлар бүлегеннән мине милициягә эшкә җибәрделәр. Шулай итеп, 1963 елны «Татарстан» совхозында участок вәкаләтлесе итеп билгеләделәр. Участок зур, 15 авыл керә иде. Совхоз директоры Владислав Куск беренче көнне үк: «Яңа участковый килде, ул әле сезгә күрсәтер», - дип әйтеп куйды. Үзе дә бик тырыш кеше, иртәнге җидегә бөтен авылларны, фермаларны урап, кайда нәрсә булганын карап кайта иде. Миңа беренче кушылган эш - фермадагы урлашуны тикшерү булды, - дип сөйли әңгәмәдәшем.
1968 елны Роберт Хаҗи улын Чаллыга җинаятьчеләрне эзләү бүлегенә күчерәләр. 1976 елны Яр Чаллыда яшәүчеләр саны 230 меңгә җитә, шәһәр Эчке эшләр бүлеген реформалау нәтиҗәсендә Автозавод, Комсомол һәм Тукай район бүлекләре барлыкка килә. Роберт Мулләхмәтовны авылларны әйбәт белүче кеше буларак еш кына районда булган җинаятьләрне ачыкларга җибәргәннәр. 1960-70 елларда милиция хезмәткәрләре, участок вәкаләтлеләре атка утырып йөргәннәр, машиналар аз булган. 1970-80 елларны, «КамАЗ» төзелеше башланган чорны, Роберт абый әле хәзер дә катлаулы һәм бер үк вакытта кызыклы чор дип искә ала.
- Әҗмәкәй авылы янында «Биредә Кама автомобиль батыры булачак» дип язылган ташны куйгач, нинди батыр барлыкка киләсен без бик аңлап бетермәгән идек, - дип елмаеп сөйли Роберт Хаҗи улы. - Булачак автогигантка илебезнең төрле төбәкләреннән төзелештә катнашырга теләүчеләр агылды. Аларның күбесе намуслы, эшчән, чиста күңелле иде. Ләкин араларында җиңел генә баерга теләүчеләр дә булгалады. Башта төзүчеләрне Чаллы янындагы авылларга яшәргә урнаштырдылар, вахта белән эшкә йөрттеләр. Уртача алганда авыл саен 150-200гә якын квартирантлар яши башлады, алар арасында төрле холыклы кешеләр булды, кибетләрнең йозакларын ватып урлаулар саны күбәйде. Тукай районы да үсә башлады: Сарман, Минзәлә, Зәй районнарындагы кайбер авылларны куштылар. Эш арта барды, иртәннән төнгә хәтле эшләдек. Мине «КамАЗ төзелеше ударнигы» дигән түштамга белән билгеләделәр, төзелешнең үзендә турыдан-туры катнашмасам да, Кама автогиганты һәм Чаллы шәһәре төзелешендә өлешем бар дип саныйм һәм бу билге белән лаеклы горурланам, - ди ул.
1984 елны Роберт Мулләхмәтовны Мамадыш районының Эчке эшләр бүлеге башлыгы итеп билгелиләр, 1988-1998 елларда ул Тукай район бүлеген җитәкли.
- 1990 еллар - бик катлаулы чор, дәүләттәге сәяси, икътисади үзгәрешләр яңа проблемалар тудырды, хакимият өчен тарткалашу башланды, җинаятьләр саны артты. Безнең бүлектә ышанычлы, бөтен нәрсәне җиренә җиткереп эшләүче хезмәткәрләр күп иде: Владимир Синявин, Владимир Кузнецов, Гүзәл Җәләлова, Нина Бобровская, Валентина Степанова, Вил Халиков, Рөстәм Халиков һәм башкалар. Аларга ике тапкыр әйтеп тору кирәк түгел иде. Без бердәм булдык, бер-беребезгә таянып, уртак тел табып эшләдек. Хуҗалыклардан, хакимият тарафыннан да ярдәм булды. 1997 елны Васил Хаҗиев, район хакимияте башлыгы буларак, Эчке эшләр бүлегенең яңа бинага күчүенә булышлык итте, - дип сөйләде Роберт Мулләхмәтов.
Роберт Хаҗи улы тынгысыз җанлы, мавыгучан кеше. Шахтада эшләгән елларда акчасын җыеп, фотоаппарат сатып алган, тарихи кадрлар сурәтләнгән зур альбом туплаган. Иҗади кеше - аның бакчасындагы агачтан ясаган сыннарга карасаң, үзеңне әкият дөньясына эләккәндәй хис итәсең. Шахмат уйный, кызыклы тамгалар коллекциясе бар, китап укырга ярата, телгә оста. Безне дә Г. Тукайның «Ашыгам, тирлим, пешәм, кып-кызу уттай янам...» сүзләре белән шаяртып, озатып калды.
Роберт Мулләхмәтовның кызы Рәилә, бертуганы Рифат, аның балалары - хокук саклау юлын сайлаганнар. Мулләхмәтовлар үзләре бер династия. Дәүләтләр таркалып, хакимият алышынса да, заманалар үзгәрсә дә, барыбыз имин, тыныч тормышта яшәргә телибез. Бүгенге көндә хокук сагында торучыларга да Роберт Мулләхмәтовтан үрнәк алып, аның кебек эшенә җанын биреп эшләүләрен теләп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев