Нонна Казаева олуг юбилеен билгеләп үтте
Тумышы белән Чистай районы Актау авылыннан булган, бүгенге көндә Яңа поселогында яшәүче хөрмәтле кешебез - тыл ветераны Нонна Герасимовна Казаевага 90 яшь тулу көне белән котларга район хакимият башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров һәм район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов, Әжмәкәй авыл жирлеге башлыгы Марат Фазылҗанов килде.
Хәзерге вакытта кызы Люба тәрбиясендә яшәүче юбиляр килгән кунакларны елмаеп, шаян такмаклар әйтеп каршы алды. Үзенең җор теле белән һәрбер кешене авызына каратып, яшьлек елларына алып китте. 12-13 яшьтән үгез җигеп, орлык ташулар, шул орлыкларны саклау максатыннан юк-бар киемнән, катып үлмәс өчен, үгез кочаклап җылынып төн үткәрүләр, ныгып җитмәгән буыннар белән таш тутырган кебек авыр капчыкларны биек баскычтан менгерүләр…Саный китсәң, исең-акылың китәрлек! «Ничек түзелгән дә, ничек исән калынган», - дип искә ала юбиляр бүген.
Узган гасырның 70нче елларында башкалар белән бергә Казаевлар гаиләсе дә авылдан «КамАЗ» төзелешенә күчеп килә. Нонна Герасимовна башта Чаллы шәһәре сөт заводында каравылда эшли, ә лаеклы ялга киткәнче соңгы 10 ел милициядә тугры хезмәт итә.
Ялларда Нонна Герасимовна янында 2 сеңлесе, 2 кызы, 9 оныгы, 13 оныкчыгы, 4 турыны кунак булалар, аның шигырь һәм җырларын тыңлап куаналар, шау-гөр килеп тату гаилә булып яшиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев