Нияте – шәһәр катындагы заманчалаша барган авылда милли мирасны саклау
Калмаш авылы элек-электән талантларга, кызыклы һәм күпкырлы кешеләргә бай булды. Сиксәненче елларда үзешчән сәнгать сәхнәсендә дистәгә якын гармунчылары, моңлы тавышлы җырчылары белән сокландыра иде. Ике меңенче елларда авылның хезмәт ветераны, бүгенге көндә ике китап чыгарган хезмәт һәм тыл ветераны Хәлимә Гыймазова оештырган фольклор коллективы чыгышлары белән авыл, районда гына түгел,...