Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калмиялеләр комбайнчыларга җыр бүләк итте

Урак өсте чорында кыр эшчәннәренең һәр сәгате алтын бәһасенә тиң. Шулай да ял итеп алу арыганлыкларны онытырга, эшкә яңа дәрт белән тотынырга булыша.

Калмия мәдәният йортының «Чаткылар» агитбригадасы басуда механизаторларга концерт куйды. Кыр эшчәннәре төшке ашка җыелган вакытта җирле артистлар аларны моңлы-шаян җырлар белән «сыйлады». «Вилданов» фермерлык хуҗалыгы кырларында яшь егетләр - бертуган Шәфыйковлар, Гатиятуллиннар «Тукано», «Нива», «Дон» комбайннарында тырышып эшлиләр. Шоферлар Альберт Әгълиев, Владимир Харитонцев, Зөфәр Әхмәтшиннар суктырган бөртекләрне түкми-чәчми амбарларга ташыйлар. Уңышлар юлдаш булсын, егетләргә, амбарлар тулып торсын, дип хәбәр итә безгә Калмия авылыннан Ләйсирә Сәхибҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев