Куркынычсызлыкны тикшерәләр
Бу көннәрдә мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген һәр яклап тикшерәләр. Террорга каршы көрәш һәм хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссияләренең берләштерелгән утырышында да төп тема балаларның иминлеген тәэмин итү булды. Район ЭЭБ башлыгының иҗтимагый тәртипне саклау буенча урынбасары Андрей Понамаревның әйтүенчә, август аенда алар тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр берникадәр кимчелекләрне...
Бу көннәрдә мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген һәр яклап тикшерәләр. Террорга каршы көрәш һәм хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссияләренең берләштерелгән утырышында да төп тема балаларның иминлеген тәэмин итү булды.
Район ЭЭБ башлыгының иҗтимагый тәртипне саклау буенча урынбасары Андрей Понамаревның әйтүенчә, август аенда алар тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр берникадәр кимчелекләрне ачыклаган. Боерган, Күзкәй, Калмия, Новотроицкое, Түбән Суыксу, Борды, Иске Дөреш, Комсомолец, Яңа Бүләк мәктәпләрендә тәрәзәләрдә металл рәшәткәләр юк, Сәмәкәйдә төнге сак, Түбән Суыксуда сак сигнализациясе, Биклән, Шилнәбаш, Кнәз, Иштирәк мәктәпләрендә металл рамка, Иштирәктә тимердән ясалган керү ишеге юк, Теләнче Тамак мәктәбе территориясендә яктырту җитми. Шуңа охшаш җитешсезлекләр мәктәпкәчә 7 учреждениедә дә теркәлгән.
Күрсәтелгән кимчелекләр балаларның иминлеген тулысынча тәэмин итәргә комачаулый, шуңа күрә уку елы башланганчы аларны бетерергә, һич булмаганда киметергә кирәк, дип белдерде Андрей Понамарев.
Хокук сакчысының әйтүенчә, террордан саклану максатында, 30, 31 август көннәрендә мәктәп яннарын шикле әйберләргә этләр ярдәмендә дә тикшерәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев