Игелекле хезмәтегездә уңышлар!
Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре - район үзәк больницасы табиблары, шәфкать туташлары, авылларда эшләүче фельдшерларыбыз! Барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйм, гаиләләрегезгә иминлек, йортларыгызга бәрәкәт телим.
Һәр кеше гомерлек һөнәрен, хезмәтен йөрәге кушканча сайлый. Сез, хөрмәтле табибларыбыз, илебезнең иң зур байлыгы - кешеләр сәламәтлеге сагында тору бурычын үз өстегезгә алгансыз. Ә...