2 март 2015 яңалыклары
-
Тукай районының сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләре тапшырыла
Узган атнаның җомгасыннан районда сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына» дигән юбилей медальләре тапшыра башладылар. Беренче булып әлеге медальләрне һәм аларга өстәп истәлекле бүләкләрне тапшыру тантанасы Иске Дөреш авыл җирлегендә үтте. Мондый чаралар март ахырына кадәр барлык авыл җирлекләрендә дә узар дип күздә...
-
Тукайлыларга РФ Президенты грамоталары бирелде
Атналык киңәшмәдә алты райондашка «2013 елда Казанда үткән XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» истәлек медаленә РФ Президенты грамотасы тапшырылды. Әлеге мәртәбәле бүләккә Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Закиров, «Диалог», «Яңа коммуналь челтәрләре», «Автостройинком», «Бәтке коммуналь челтәрләре», «Тукайтеплогаз» җәмгыятьләре җитәкчеләре Урал Тимерханов, Риф Миннекәев, Ришат Хәбибуллин, Григорий Петров, Вахит Насыйбуллин лаек булдылар.
-
Тукай районында яңа җитәкчеләр билгеләнде
Атналык киңәшмәдә район башлыгы Васил Хаҗиев яңа вазифаларга билгеләнгән җитәкчеләр белән таныштырды. Роза Заһит кызы Мингалиева Иске Дөреш авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкарачак, Раил Расих улы Тимербаев Пенсия фонды идарәсенең Тукай районы бүлеген җитәкләячәк, Руслан Камил улы Фәрдиев «Главтатдортранс» идарәсенең әйдәп баручы белгече буларак эшкә керешәчәк.
-
Тукай районында "Тоннель" операциясен даими үткәрәчәкләр
Күрелгән профилактик чаралар юлдагы һәлакәтләрне киметергә ярдәм итми. Шуны истә тотып, ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрнең кагыйдәләрне үтәвен махсус «Тоннель» операциясе ярдәмендә тикшерергә уйлыйлар. Инспекторлар мондый тикшерүләргә массакүләм мәгълүмат чараларын да җәлеп итәргә ниятлиләр. Рейдлар айга бер үтәр дип планлаштырыла.
-
Тукай районы "Татарстан" поселогында эшләүче табиб Рифгать Юмаев Гиппократ антына тугры
«Татарстан» совхозы поселогында бик белдекле, һөнәренә ихлас бирелгән, кече күңелле доктор эшли. Рифгать Нәҗип улы Юмаев ул. Югары Тәкермән авылында туып-үскән егет. 1985 елда медицина институтын тәмамлаганнан соң килгән иде ул безнең поселокка, утыз елдан артык гомер узып та киткән. Ә докторыбыз көнне-төнгә ялгап эшли дә эшли. Илдә үзгәрешләр булды,...
-
Март аенда Тукай районында яшәүчеләрдән коммуналь бурычларын кайтарттырачаклар
2015 елның 2 мартыннан торак - коммуналь бурычларны түләттерү айлыгы башлана, чөнки бу өлкәдәге бурычларны кайтару социаль әһәмияткә ия. ТР буенча Тукай районының суд приставлары бүлегендә хәбәр итүләренчә, район буенча торак-коммуналь хезмәтләр өчен гомуми бурыч 3 миллион сум тирәсе тәшкил итә. Бурычларны вакытында түләмәгән очракта суд приставлары милеккә арест салу,...
-
Тукай районы "Алмаз"хуҗалыгының баш хисапчысына Рәхмәт хаты тапшырдылар
Бүген, 2 март көнне, Тукай районы хакимият бинасында узган атналык киңәшмәдә «Алмаз» хуҗалыгының баш бухгалтеры Кадрия Сәфиуллинага агросәнәгать комплексы системасындагы күпьеллык фидакарь хезмәте өчен Россия Федерациясенең авыл хуҗалыгы министры урынбасары Павел Семенов имзалаган Рәхмәт хатын тапшырдылар.
-
Телепрограммалар өч көн дәвамында көндез күрсәтмәячәк
FM диапазонында эшләүче «Радио России», «Маяк», «Вести-ФМ» радиопрограммаларын трансляцияләү җиһазларына технологик монтаж үткәрелү сәбәпле, 2 марттан 4есенә кадәр 9.15-18.00 сәгатьләрдә телеүзәк аша күрсәтелә торган барлык телевидение программалары эшен туктатып торачак.