18 декабрь 2014 яңалыклары
-
Иртәгә Яр Чаллыда Яңа ел чыршысы ачыла
Иртәгә, 19 декабрьдә, 17.00 сәгатьтә Яр Чаллының Азатлык мәйданында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы башлана. Великий Устюгтан киләчәк кунакны каршы алганчы бәйрәм сәхнәсендә театральләштерелгән күренеш тәкъдим ителәчәк, аннары мәйданга Кыш бабай һәм Кар кызы киләчәк. Бәйрәм күңелле булачак, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.
-
Райондашыбыз – Круглое Поле спортчысы Камилла Елисеева яңадан беренче
13-16 декабрь көннәрендә Теләчедә билбаулы көрәш буенча Дөнья беренчелеге үткәрелде. Анда 1997-1999 елгы егетләр һәм кызлар катнашты. Спортчылар безнең илдән генә түгел, ә Украина, Казахстан, Төркмәнистан, Әрмәнстан, хәтта Вьетнам, Индиядән килгәннәр. - Минем авырлык категориясендә 11 кыз көч сынашты. Алар барысы да бик көчлеләр, күп тапкырлар төрле чемпионатларда катнашып, җиңү...
-
Тукай районының Сәмәкәй авылында Салих Сәйдашевка багышланган кичә үткәрелде
15 декабрь көнне Тукай районының Сәмәкәй авыл китапханәсендә Салих Сәйдәшевның истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Татар халкының бөек композиторына багышланган чараны уздыручы - мөдир Светлана Абзалетдинова. «Мәңге яшәр аның моңнары» исемле кичәгә Сәмәкәй урта белем бирү мәктәбе укучылары һәм коллективы, шулай ук күп еллар мәдәният өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан...
-
Курай ясаучы оста Илдус Абдуллин
Тукай районының Биклән авылында яшәүче Илдус Абдуллин курай ясаучы, гармун, баян төзәтүче буларак танылган оста.Ул озак еллар шушы авыл мәктәбендә музыка укыта, Биклән халык театрын җитәкли. Курайларны 1979нчы елдан бирле ясый. Башта бу уен коралын Арчадан барып алып кайта, бер ай эчендэ анда уйнарга өйрәнә. Аннары үзе дә курай ясарга...
-
Уңган ханым Флюра Ганиева
Бер булган барысын да булдыра, ди татар халкы. Чыннан да, Флюра Рахман кызы Ганиева барысын да булдыра. Матур-матур күлмәкләр тегүче дә, бәйләм бәйләүче дә ул. Язмыш җилләре ерак Үзбәкстаннан әби-бабайлары җиренә кайтарган аларны. Гаиләсе белән күчеп кайтуларына да 25 ел тулган. Урта мәктәптә хезмәт дәресләрен укыткан ханыма укучы кызлар бүген...
-
Редакциянең электрон почтасы адресы вакытлыча үзгәрде
«Якты юл»(«Светлый путь») газетасы сайтына керүчеләр игътибарына! Техник сәбәпләр аркасында безнең төп электрон адресыбыз (yakti_ul@mail.ru ) вакытлыча эшләми. Уңайсызлыклар китерүебез өчен гафу үтенәбез.Хатларыгыз, сорауларыгыз һәм «Һөнәр - кулдагы алтын беләзек" бәйгесенә материалларыгызны safina-alina81@mail.ru адресына җибәрегез.
-
Гөлназ Сираевадан – Яңа ел концертлары
Якташыбыз Гөлназ Сираева райондашлар һәм кайткан кунакларны декабрь һәм гыйнвар аенда узачак концертларына чакыра. Тамашачы белән очрашуларның беренчесе 20 декабрьдә әтисенең туган авылы Күзкәйдә үтә. Концертлар 3 гыйнварда - Боерганда, 4 гыйнварда - Яңа поселогында, 6 гыйнварда Бикләндә була. Яраткан җырчыбыз тамашачылар арасында популярлашып өлгергән «Туганлыкларның көче», «Кайтабыз да, китәбез»...
-
Сосновый Борда яңа бакчага нигез салына башлады
Сосновый бор поселогында яңа балалар бакчасына нигез салына башлады. Анда «Евростиль» подрядчы оешмасы эшли. 80 урынлы бакча киләсе елга файдалануга тапшырылыр дип көтелә. Бүгенге бакча торак йортның беренче катында берничә бүлмәне биләгән. Бары 40лап баланы гына сыйдыра. Ә поселокта 7 яшькә кадәрге балалар 100дән артык. Ата-аналар сабыйларын күрше авылларга йөртергә...