25 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Зиратларны тәртипкә китерү буенча бер елда шактый эш башкарылды
Авыллардагы зиратларны төзекләндерү буенча узган елның көзендә районда өч еллык программа кабул ителгән иде. Бер ел дәвамында зиратларда шактый эш башкарылды, территорияләр чүптән чистартылды, карт һәм юан агачлардан арындырылды, яңа коймалар тотылды, зират йортлары яңартылды, керү юллары ясалып, аларга таш түшәлде, изге урында үз-үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен искәрткән планшетлар куелды....
-
Шартлы рәвештә хөкем ителгән бурычлыларны барладылар
Җәзаларны үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре һәм суд приставлары шартлы рәвештә хөкем ителгән бурычлыларны барладылар. Оператив-профилактик операция бер атна дәвамында барды. Бүгенге көндә инспекциядә суд карары нигезендә матди зыянны түләргә тиешле 10 кеше исәптә тора. Алар алимент түләмәү, мошенниклык, акча үзләштерү кебек гамәлләр өчен шартлы рәвештә хөкем ителгән затлар. Чара барышында әҗәтлеләрдән...