Якты юл
  • Рус Тат
  • Зиратларны тәртипкә китерү буенча бер елда шактый эш башкарылды

    Авыллардагы зиратларны төзекләндерү буенча узган елның көзендә районда өч еллык программа кабул ителгән иде. Бер ел дәвамында зиратларда шактый эш башкарылды, территорияләр чүптән чистартылды, карт һәм юан агачлардан арындырылды, яңа коймалар тотылды, зират йортлары яңартылды, керү юллары ясалып, аларга таш түшәлде, изге урында үз-үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен искәрткән планшетлар куелды....

    Авыллардагы зиратларны төзекләндерү буенча узган елның көзендә районда өч еллык программа кабул ителгән иде. Бер ел дәвамында зиратларда шактый эш башкарылды, территорияләр чүптән чистартылды, карт һәм юан агачлардан арындырылды, яңа коймалар тотылды, зират йортлары яңартылды, керү юллары ясалып, аларга таш түшәлде, изге урында үз-үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен искәрткән планшетлар куелды. Кайсы җирлекләр аеруча актив эшләгән - нәтиҗәләргә хакимияттә үткән киңәшмәдә район башлыгы киңәшчесе Галимҗан Зарипов тукталды.

    Калмаш, Кече Шилнә, Бәтке авыл җирлекләрендә эш аеруча яхшы оештырылды. Кече Шилнәдә чистарту төгәлләнде, Олы Шилнә, Игенче, Калмаш, Бәтке авылларында якынча 90 процентка эшләнде. Калмаш авыл җирлеге халкы аерым бригадалар җыеп, зиратны үз көче белән чистартты, Бәтке һәм Кече Шилнә җирлекләре бу эшкә «Тукай су каналы» предприятиесен яллады.
    Шулай ук Әҗмәкәй, Күзкәй, Теләнче Тамак, иске Дөреш авыл җирлекләрендә эш яхшы гына барды. Байбүләк, Торнаташ, Казиле, Иштирәк, Күгәш, Тау асты Дөреш, Таулык, Калмаш, Кызыл Байрак, Олы Шилнә зиратларына керү юллары ясалды. Бу эш 10 млн сумга төште.
    Зиратта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлаткан планшетлар Теләнче Тамак җирлегеннән кала барлык зиратларга да куелды.
    Районда зиратларны тәртипкә китерү бүген дә дәвам итә. Авыл җирлеге башлыкларына Галимҗан Сәетович каты салкыннарга кадәр күбрәк эшләп калырга кирәклеген искәртте. Шулай ук авыл халкыннан җыелган бригадалар белән генә түгел, бу эшкә коммуналь предприятиеләрне ялласак яхшы булыр, эш тизрәк тәмамланыр иде, диде ул. Зур көч куеп тәртипкә китергән зиратларны шундый чиста хәлдә тотарга, планшетта язылган кагыйдәләрне үтәргә чакырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: