Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шартлы рәвештә хөкем ителгән бурычлыларны барладылар

Җәзаларны үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре һәм суд приставлары шартлы рәвештә хөкем ителгән бурычлыларны барладылар. Оператив-профилактик операция бер атна дәвамында барды. Бүгенге көндә инспекциядә суд карары нигезендә матди зыянны түләргә тиешле 10 кеше исәптә тора. Алар алимент түләмәү, мошенниклык, акча үзләштерү кебек гамәлләр өчен шартлы рәвештә хөкем ителгән затлар. Чара барышында әҗәтлеләрдән...

Җәзаларны үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре һәм суд приставлары шартлы рәвештә хөкем ителгән бурычлыларны барладылар. Оператив-профилактик операция бер атна дәвамында барды.

Бүгенге көндә инспекциядә суд карары нигезендә матди зыянны түләргә тиешле 10 кеше исәптә тора. Алар алимент түләмәү, мошенниклык, акча үзләштерү кебек гамәлләр өчен шартлы рәвештә хөкем ителгән затлар. Чара барышында әҗәтлеләрдән бурычларын түләтү турында 10 акт төзелде, бер кешенең милкенә арест салынды, шартлы хөкемне үзгәртеп, иректән мәхрүм ителү урыннарына җибәрү турында ике кисәтү хаты язылды. Бер кешегә карата шартлы хөкемне иректән мәхрүм итүгә үзгәртүне сорап судка хат җибәрелде.
РФ Җинаять Кодексының 74 маддәсе буенча, җинаятьче үзе китергән зыянны каплаудан баш тарта икән, суд шартлы хөкем вакытын бер елга озайтырга хаклы. Әгәр инде озайтылган срокта да әҗәтен түләмәсә, суд шартлы хөкемне кире кагып, хокук бозучыны иректән мәхрүм итү турында карар чыгара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев