«Милләтләр кроссы – 2014» спорт чарасында 3146 кеше катнашты
20 сентябрьдә, шимбә көнне, Круглое Поле поселогы җирлегендә «Татарстан кроссы - 2014» массакүләм спорт чарасы үтте. Кросста районның барлык авыл җирлекләреннән 3000нән артык кеше катнашты. Алар арасында мәктәп укучылары да, җитәкчеләр дә, район хакимиятендә эшләүче белгечләр дә, полиция хезмәткәрләре дә актив булды.