9 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
«Туым Җондозы» республика фестивале безнең районда старт ала
Республикада һәр елны үткәрелә торган «Туым Җондозы» раштуа фестиваленең сайлап алу турлары иртөгә безнең районда башлана. Круглое Поле мәдәният йортында үтәчәк әлеге чарада Зәй, Түбән Кама, Яр Чаллы, Чистай, Мөслим, Лениногорск, Сарман, Әлмәт һәм безнең район үзешчәннәре көч сынашачак. Фестивальдә бездән Мәләкәснең «Питрау» ансамбленә йөрүче балалар һәм Бордының «Тәңкәләр» коллективлары...
-
Авыл җыеннары башлана
13 гыйнвардан районда һәр елдагыча авыл җыеннары башланып китәчәк. Ел эшләренә нәтиҗәләр ясау, халык фикерен, аларны борчыган проблемалар хакында сөйләшүне үз эченә алган очрашуларның иң беренчесе Борды һәм Мусабай Завод авылы җирлекләрендә 14:00-16:00 сәгатьтә узачак. Быелгы җыеннарның яңалыгы исә - ул яңа форматта үтәр дип көтелә.
-
Тикшерү Комитетының Чаллы бүлеге хирург Русаковның үлеме уңаеннан туганнарының мөрәҗәгатен тикшерә
Танылган хирург, Татарстан Республикасының атказанган табибы, бик күп тукайлыларга уңышлы операцияләр ясап, аларның гомерен саклап калган, соңгы елларда район үзәк дәваханәсендә эшләгән Александр Николаевич Русаков вафат булды. Аның гомере 27 декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсендә өзелә. Гаиләсе авыруның хастаханәдәге үлеме уңаеннан, әлеге дәвалау учреҗдениесе табибларын гаепләп, хокук...
-
Машина йөртүченең тизлекне арттыруы аркасында бер гаепсез биш кеше больницага эләкте
7 январь көнне Яр Чаллы - Сарман трассасының 23нче километрында «Ауди А-6» машинасы белән унбишле модель «ВАЗ» бәрелеште. Авариядә кышкы һава шартларында тиешле тизлекне сайламаган, каршы юнәлештәге полосага чыккан «Ауди А-6» машинасын йөртүче 30 яшьлек ир-ат гаепле. Ул узган ел дәвамында тизлек режимын сакламаган өчен унике тапкыр административ җаваплылыкка тартылган...