Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тикшерү Комитетының Чаллы бүлеге хирург Русаковның үлеме уңаеннан туганнарының мөрәҗәгатен тикшерә

Танылган хирург, Татарстан Республикасының атказанган табибы, бик күп тукайлыларга уңышлы операцияләр ясап, аларның гомерен саклап калган, соңгы елларда район үзәк дәваханәсендә эшләгән Александр Николаевич Русаков вафат булды. Аның гомере 27 декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсендә өзелә. Гаиләсе авыруның хастаханәдәге үлеме уңаеннан, әлеге дәвалау учреҗдениесе табибларын гаепләп, хокук...

Танылган хирург, Татарстан Республикасының атказанган табибы, бик күп тукайлыларга уңышлы операцияләр ясап, аларның гомерен саклап калган, соңгы елларда район үзәк дәваханәсендә эшләгән Александр Николаевич Русаков вафат булды. Аның гомере 27 декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсендә өзелә. Гаиләсе авыруның хастаханәдәге үлеме уңаеннан, әлеге дәвалау учреҗдениесе табибларын гаепләп, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итте. Россия Тикшерү Комитеты Тикшерү идарәсенең Татарстан буенча Яр Чаллы тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Азат Әмирхановтан алынган мәгълүматларга караганда, әлеге мөрәҗәгать 29 декабрьдә теркәлгән. Җинаять эше кузгатылу яисә кузгатылмау мәсьәләсе, РФ Җинаять-процессуаль кодексының 144-145 маддәләре нигезендә, материалларны тикшергәннән соң хәл ителәчәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X