Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Машина йөртүченең тизлекне арттыруы аркасында бер гаепсез биш кеше больницага эләкте

7 январь көнне Яр Чаллы - Сарман трассасының 23нче километрында «Ауди А-6» машинасы белән унбишле модель «ВАЗ» бәрелеште. Авариядә кышкы һава шартларында тиешле тизлекне сайламаган, каршы юнәлештәге полосага чыккан «Ауди А-6» машинасын йөртүче 30 яшьлек ир-ат гаепле. Ул узган ел дәвамында тизлек режимын сакламаган өчен унике тапкыр административ җаваплылыкка тартылган...

7 январь көнне Яр Чаллы - Сарман трассасының 23нче километрында «Ауди А-6» машинасы белән унбишле модель «ВАЗ» бәрелеште. Авариядә кышкы һава шартларында тиешле тизлекне сайламаган, каршы юнәлештәге полосага чыккан «Ауди А-6» машинасын йөртүче 30 яшьлек ир-ат гаепле. Ул узган ел дәвамында тизлек режимын сакламаган өчен унике тапкыр административ җаваплылыкка тартылган булган, штрафларының барысын да түләгән.

Юл һәлакәтендә «Ауди А-6» автомобиленең ике пассажиры - 59 яшьлек ир-ат һәм 53 яшьлек хатын-кыз, «ВАЗ» машинасының 43 яшьлек йөртүчесе, әлеге машинада барган 24 яшьлек хатын-кыз һәм 37 яшьлек ир-ат төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алдылар. Алар барысы да БСМПга озатылды, дип хәбәр итәләр район ЮХИДИ бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев