Якты юл
  • Рус Тат
  • 25 декабрь 2013 яңалыклары

    • 25 декабрь 2013 - 11:09
      Нәниләр сынатмады
      Новотроицкое авылының «Ромашка» балалар бакчасы мәктәпкә әзерләү төркеменә йөрүчеләр мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында регионара ачык интеллектуаль турнирда катнашты. Бәйгедә җәмгысы Россиянең 56 шәһәреннән 1300 бала көч сынашты. Тәрбиячеләре Галина Юркина җитәкчелегендәге районыбызның булачак мәктәп укучылары үзләрен сынатмады: уңышлы чыгыш ясап II,III дәрәҗә дипломнарга ия булды. Шушы төркемгә йөрүче Кирилл Хорольский...
    • 25 декабрь 2013 - 05:34
      Новотроицкоедагы яңа шугалак тантаналы төстә ачылды
      Бу атнада дүшәмбе көнне Новотроицкое авылында тантаналы рәвештә яңа хоккей корты ачылды. Чарага район башлыгы Васил Хаҗиев, кортны булдыруда ярдәм иткән иганәчеләр, төзүче оешмалар җитәкчеләре килгән иде. Новотроицкое мәктәбе балалары кунакларга рәхмәт йөзеннән үзләренең концерт номерларын тәкъдим иттеләр. Шул ук көнне кич белән авылның Яңа ел чыршысы да утларын кабызды.
    • 25 декабрь 2013 - 05:19
      Котлау, игъланнарны алданрак бирергә кирәк
      Бәйрәм көннәрендә газетаның чыгу тәртибендә үзгәрешләр бар. Котлау, игъланнарыгызны редакциягә алданрак тапшыру мәслихәт. 2013 елның соңгы саны 27 декабрьдә чыгачак. Башка елларда 10 гыйнварга кадәр бер сан эшләсәк, Яңа 2014 елның беренче саны 10 гыйнварда гына дөнья күрәчәк. Бу - бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен почта һәм типография чыгымнарының югары булуы...
    • 25 декабрь 2013 - 05:17
      РИТЭК балаларны чыршы бәйрәменә җыйды
      «РИТЭК» территориаль-җитештерү предприятиесе «ТатРИТЭКнефть» ААҖ райондагы Кече Шилнә, Олы Шилнә авылларында яшәүче I-IV сыйныф укучыларына, шул исәптән Кече Шилнә урта мәктәбеннән 30 бала, Яңа ел бәйрәме бүләк итте. Яр Чаллы шәһәре, Цветочный бульварында урнашкан Балалар иҗат үзәгенең мәһабәт Яңа ел чыршысы үзенең утларын кабызды. Җырлы-биюле һәм күчтәнәчле бәйрәмдә барлыгы 110...
    • 25 декабрь 2013 - 05:16
      Кайда күпме сөт савалар?
      (Мәгълүматлар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынды. 24 декабрьгә) Хуҗалыкның исеме Җитештерү, кг Бер сыерга, кг Сатылган, цн Товарл. тулаем савым 2012 ел б-н. чаг. 2013 ел 2012 ел б-н. чаг. барлыгы тапш. бер сыерга, кг 2013 Чаллы яшелчәсе 7902 0 13,2 0,0 76 12,7 96 Гигант 8800 0...
    • 25 декабрь 2013 - 05:07
      Тимераяклар һәр мәктәптә булачак
      Кышкы чорда балаларның ялын оештыру мәсьәләсе - хакимиятнең аерым игътибар үзәгендә. Дүшәмбе көнне район активы катнашындагы атналык киңәшмәдә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илнур Гәрәевнең чыгышы тыңланды. Районда 24 хоккей корты эшли. Әмма әлегә спорт инвентаре җитәрлек түгел. Борды, Боерган, Калмия, Күзкәй, Кнәз, Комсомолец, Иске Абдул, Шилнәбаш мәктәпләрендә...
    • 25 декабрь 2013 - 04:28
      Тәгәрмәчләрнең техник торышын тикшерәләр
      Автомобильдән яки башка төр транспорттан төзек булмаган килеш файдалану соңгы көннәрдә бик күп фаҗигале хәлләр китереп чыгарды. Шуларны истә тотып, дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре бу көннәрдә транспорт чараларының техник торышын тикшерү буенча максатчан эш алып баралар. Техниканың төзек булмавы тизлекне арттырганда һәм алдан барган машинаны узам дип каршы як полосага чыкканда...
    • 25 декабрь 2013 - 04:25
      Бәйрәм кәефе кырылмасын
      Район ЮХИДИ хезмәте юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да Яңа ел белән котлый һәм бәйрәм алдының яхшы кәефе ел дәвамында саклансын өчен юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакыра.
    Реклама