26 июль 2013 яңалыклары
-
Кама Тамагы якташлары очраша
Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният йортында башланып киткән Кама Тамагы якташларының очрашуы матур дәвамлы булырга охшап тора. Июнь-июль айларында районда авыл көннәре үтте. Каматамаклыларның Чаллыдагы җитәкчеләре Рафаэль Заһидуллин елга бер концерт залында гына очрашу 30-40-50 ел туган яктан читтә яшәүчеләр өчен әзрәк дип, яңа башлангыч белән чыкты. Кама Тамагында туган, анда...
-
«Кама» агрофирмасы кырларында яшьләр эшли
"Кама" агрофирмасында иген культуралары 17325 гектар җир били. Бүгенге көнгә шуның 2726 гектары җыеп алынган. Дөрес, соңарып килгән яңгырлар эшне бераз тоткарлый. Әмма агрофирма кырларында комбайннар гөрелтесе тынып тормый.
-
Терлекчеләрнең иң яхшы ял бүлмәсе – азык-төлек корпорациясендә
Профсоюзлар республика комитеты президиумының чираттагы утырышында "Терлекчеләрнең иң яхшы ял бүлмәсе" республика конкурсына йомгак ясалды. Бәйгедә Татарстанның 15 муниципаль районыннан 19 авыл хуҗалыгы предприятиесе катнашты. Безнең районның "Тукай азык-төлек корпорациясе" конкурста призлы икенче урынны алды. Шулай ук "Гигант" җәмгыятендә терлекчеләргә ял итәр өчен уңай шартлар тудырылганлыгы билгеләп үтелде.