Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

«Кама» агрофирмасы кырларында яшьләр эшли

"Кама" агрофирмасында иген культуралары 17325 гектар җир били. Бүгенге көнгә шуның 2726 гектары җыеп алынган. Дөрес, соңарып килгән яңгырлар эшне бераз тоткарлый. Әмма агрофирма кырларында комбайннар гөрелтесе тынып тормый.

Без - агрофирманың "Игенче" бүлекчәсе көзге бодай басуында. Бүлекчә җитәкчесе Равис Зәйнәшев белән сөйләшәбез.

- Булган уңышны җыяр өчен комбайннарыбыз да җитәрлек, эшче кулларга да кытлык юк. Ләкин җиңел суларга иртә. Тиздән көзге чәчүгә керешәчәкбез. Менә шунда механизаторларга кытлык үзен сиздерәчәк әле, - диде Равис Рифкать улы.

Басудагы "Нью Холланд" комбайннары янында ашлык, су, ягулык ташучы, техник ярдәм күрсәтүче машиналар күренә. Урактагыларның төшке аш вакытына туры килдек. Тагын бер күңелле хәлгә тап булдык, иске традицияләрне югалтмаганнар. Мус.Завод мәдәният йортының "Чишмәкәй" агитбригадасы игенчеләр янына концерт белән килгән. Без Равис Зәйнәшев белән әңгәмәбезне дәвам итәбез:

- Бүлекчәнең барлыгы 9 500 гектар җире бар. Шуның 1 650 гектарын көзге бодай били. Бүгенге көнгә 600 гектардагысы урып җыелды инде. Уңышы гектарыннан уртача 33 центнер. Шуның өстенә шикәр чөгендере, рапс чәчүлекләребез бар, - ди җитәкче.

Мин хезмәт хаклары белән кызыксынам:

- Хезмәт хакына килгәндә, ул күпме эшләүгә карап, төрлечә була. Комбайнчыларыбызның хезмәт хакы начар түгел, акчаны әйбәт алалар, - диде.

Урып-җыюда алты "Нью Холланд", бер "Мега" комбайны, егермегә якын кеше эшли. Сигез "КамАЗ" машинасы суктырылган бодайны агрофирманың орлыкчылык заводына ташып тора.

Төшке аш тәмамлану белән, комбайнчылар үзләренең "кыр кораблары"на җитез генә менеп утырдылар да, алтынсу иген киңлекләренә кереп тә киттеләр. Вакытның һәр минуты кадерле. Механизаторлар да сынатмый. Әйтик, комбайнчы егет Илнур Этикбаев - 4 000 центнердан артык бодай суктырып, "Кама" агрофирмасы буенча уракны әйдәп бара. Егет диюем бер дә юкка түгел. Биредә эшләүчеләрнең яше утыз биштән артмый. Комбайнчылар Рәдис Гыйниятуллин, Дмитрий Ермаков Илнурдан аз гына калышалар.

Районның хуҗалык җитәкчеләре авылга яшьләр аз кайта, дип еш сөйлиләр. Байтак хуҗалыкларда булып, яңа гына авыл хуҗалыгы лицейларын, техникум, югары уку йортларын тәмамлап, авылга эшкә кайткан яшьләрне күп күрергә туры килде. Менә бу юлы да яшьләрнең авыл хуҗалыгы тармагында эшләргә теләкләре бар икәненә тагын бер инандым.

Реклама

Иске Дөреш авылы егете Салават Хәйруллин биредә күптәннән эшли. Быел Сарман районындагы агролицейны тәмамлаган 20 яшьлек егет уку практикасын әлеге хуҗалыкта узган, чәчү вакытында да үзен яхшы күрсәткән. Шуңа күрә кулына диплом алгач та, аптырап тормаган - туры монда кайткан. Җитәкчелек тә аның әлеге адымын хуплап каршылый.

Урак вакытында Салават су ташучы, техник хезмәт күрсәтү машиналарын йөртә, ул һәрвакыт басуда.

- Яшьләр шәһәргә китә бит, нишләп авылга кайтырга булдың дигәч, ул: "Мин бит авыл баласы. Эш яратам,"- дип сүзне кыска тотты егет.

- Кан тарта торгандыр инде, - дип сүзгә кушылды бүлекчә җитәкчесе. - Салаватның әтисе дә бик тырыш тракторчы, бабасы Рөстәм абый да алдынгы чөгендер игүче булган. Мактаулы хезмәте өчен, үз вакытында, "Москвич" автомобиле белән дә бүләкләнгән. Күрәсең, җиргә мәхәббәте Салаватка ата-бабасыннан күчкәндер. Тырыш, үҗәт.

Ир-атлардан гына торган зур коллективта өч кызны да шәйләп алдым. Өчесе дә төрле уку йортлары талибәләре икән.

Игенчеләргә кайнар ризык өләшүче ашханә хезмәткәре Эльвина Дусадбекова, орлыкчылык заводында эш сезоны башланганчы, җәй саен ындыр табагында эшләгән. Ул вакытларда әле мәктәп укучысы гына булса, быел инде ул Чаллының медицина көллиятенең беренче курсын тәмамлаган талибә.

Айсылу Шакирҗанова да агрофирманың "Игенче" бүлегендә өченче җәен эшли. Хезмәттәше Әлфинә Зәйнәшева белән бергә алар басудан орлыкчылык заводына озатылучы ашлыкның исәбен алып баралар.

- Киләчәктә икебез дә югары белемле инженерлар булачакбыз. Ел саен уракта катнашып, хуҗалыкка ярдәм итәбез. Бу эш ошый. Ошамаса, өченче ел рәттән бирегә килмәс идем, - дип, Айсылу Шакирҗанова эш арасында чая гына елмаеп алырга да өлгерә.

Иген кырыннан мин матур тәэсирләр белән кайттым. Мондый яшьләр булганда авыллар яшәр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак

2
X