Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кама Тамагы якташлары очраша

Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният йортында башланып киткән Кама Тамагы якташларының очрашуы матур дәвамлы булырга охшап тора. Июнь-июль айларында районда авыл көннәре үтте. Каматамаклыларның Чаллыдагы җитәкчеләре Рафаэль Заһидуллин елга бер концерт залында гына очрашу 30-40-50 ел туган яктан читтә яшәүчеләр өчен әзрәк дип, яңа башлангыч белән чыкты. Кама Тамагында туган, анда...

Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният йортында башланып киткән Кама Тамагы якташларының очрашуы матур дәвамлы булырга охшап тора. Июнь-июль айларында районда авыл көннәре үтте. Каматамаклыларның Чаллыдагы җитәкчеләре Рафаэль Заһидуллин елга бер концерт залында гына очрашу 30-40-50 ел туган яктан читтә яшәүчеләр өчен әзрәк дип, яңа башлангыч белән чыкты.

Кама Тамагында туган, анда эшләп киткән, хәзер Чаллыда һәм Тукай районында яшәүче якташлары өчен 27 июльдә 18 сәгатьтә Элеватор Тавында Сабан туе була. Оештыручылары да, катнашучылары да җырчы-биюче дә үзебез - халык!

Яшь вакытта Тукай районы авылларында комбайнда эшләп, Муса Җәлил исемендәге премиягә лаек булып, бүген Яңа поселыгында яшәүче Илгизәр Камалиев кебек уңган якташларыбыз күп.

Сезнең барыгызны да балалар-оныкларыгыз белән Сабан туена көтәбез. Очрашыйк, якташлар, яшьлегебезгә кайтып әйләник!
Йөк машиналарына төялеп, Идел ярындагы балачак Сабан туйларына барганны искә төшерсәк, Элеватор тавы кул сузымы гына ара. Теләк-тәкъдимнәре булган якташлар 89172821537 номерына шалтырата ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев