Һәлакәттә күбрәк җәяүлеләр гаепле
Статистикадан күренгәнчә, җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре бездә бик еш кабатлана. Һәм аларның күпчелеге фаҗигале тәмамлана. Мондый һәлакәтләрдә җәяүлеләр нигездә үзләре гаепле була. Игътибарсызлыклары һәм ашыгулары аркасында төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алалар, яки инде, иң аянычы, гомерләре белән хушлашалар. Җәяүлеләр еш кына светофорның кызыл утында яисә бөтенләй ярамаган урында юл аша...