18 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
18 гыйнвар 2013 - 05:44Иске Абдулда гармунчылар бәйгесе уза19 гыйнварда Иске Абдул мәдәният йортында "Уйнагыз, гармуннар!" район бәйгесе үткәрелә. Анда олылар да, кечкенәләр дә катнаша ала. Чарага Сарман районы гармунчылары, танылган музыкант Флера Хөрмәтованың килүе көтелә. Кечкенә гармунчыларыбызның чыгышлары бигрәк тә кызыклы булыр дип уйлыйбыз, диде безгә район мәдәният бүлеге башлыгы Алсу Җаббарова әлеге чара уңаеннан. Район мәдәният...
-
18 гыйнвар 2013 - 05:42Чаңгыда узышабыз19 гыйнвар көнне Яңа поселогы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов призына чаңгы ярышлары буенча район беренчелеге уза. Анда урта мәктәпләр укучылары, авыл җирлекләре, предприятие һәм оешма хезмәткәрләреннән төзелгән җыелма командалар, спорт ветераннары катнаша. Яшүсмер егетләр һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән ир-егетләр, шулай ук спорт ветераннарыннан 55 яшьтән...
-
18 гыйнвар 2013 - 05:38Фермер Ринат Ханов бер колхоз кадәр ит җитештерәКалинино авылында яшәүче Ринат Ханов крестьян-фермер хуҗалыгы районда тотрыклы эшләүче хуҗалыкларның берсе. Ул игенчелек һәм кош үстереп сату белән шөгыльләнә. Авылның социаль хәлен яхшыртуга зур өлеш кертә.
-
18 гыйнвар 2013 - 04:57Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенәТанылган якташыбыз, шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның тууына шушы көннәрдә 85 ел тула. Әлеге уңайдан Новотроицк мәктәбенең VIII сыйныф укучысы Инзилә Камалованың "Без тарихта эзлебез" конкурсына әзерләнгән "Татар халкының җыр сәнгате тарихында шагыйрә Гөлшат Зәйнашева" дип аталган эшен тәкъдим итәбез. Ул укытучысы Кәүсәрия Мәүлиева ярдәмендә төрле әдәби чыганакларны файдаланып эшләнгән.