Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чаңгыда узышабыз

19 гыйнвар көнне Яңа поселогы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов призына чаңгы ярышлары буенча район беренчелеге уза. Анда урта мәктәпләр укучылары, авыл җирлекләре, предприятие һәм оешма хезмәткәрләреннән төзелгән җыелма командалар, спорт ветераннары катнаша. Яшүсмер егетләр һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән ир-егетләр, шулай ук спорт ветераннарыннан 55 яшьтән...

19 гыйнвар көнне Яңа поселогы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов призына чаңгы ярышлары буенча район беренчелеге уза. Анда урта мәктәпләр укучылары, авыл җирлекләре, предприятие һәм оешма хезмәткәрләреннән төзелгән җыелма командалар, спорт ветераннары катнаша. Яшүсмер егетләр һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән ир-егетләр, шулай ук спорт ветераннарыннан 55 яшьтән өлкәнрәк ирләр - 5әр, яшүсмер кызлар һәм хатын-кызлар, шулай ук 45 яшьтән өлкәнрәк хатын-кыз спорт ветераннары 3әр километр араны чаңгыда узышачаклар. Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә район яшьләр эшләре спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт