19 декабрь 2012 яңалыклары
-
19 декабрь 2012 - 06:01“Безгә әкияти мохит тудырганыгыз өчен рәхмәт...”Новотроицкое авылының мәктәпкәчә яшьтәге балалары яңа ачылган бакчаларын әнә шулай матур итеп, гүзәл әкият дөньясы белән чагыштырдылар. Ничә еллар зарыгып көткән, искиткеч матур, барлык шартлар тудырылган яңа бакчага алар узган җомгада, декабрьнең 14ендә аяк бастылар. Яңа ел алдыннан Новотроицкое авыл җирлеге нәниләре шундый зур бүләккә ия булды.
-
19 декабрь 2012 - 05:57Бушлай юридик ярдәм"Бердәм Россия" сәяси партиясе Россиянең юристлар ширкәте белән берлектә 21 декабрьдә "Халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне" акциясе уздыра. Безнең районда ул партиянең район бүлеге башкарма комитеты бүлмәсендә оештырылачак. Адресы: Яр Чаллы шәһәре, ГЭС бистәсе, Есенин урамы, 1нче йорт. Телефоны: 71-39-75. Халыкны нотариус һәм адвокатлар, юристлар бушлай кабул итәчәк. Кабул...
-
19 декабрь 2012 - 05:53Чаңгы ярышлары22 декабрьдә, шимбә көнне, Биклән авылында укучылар һәм укытучылар арасында чаңгы ярышлары буенча "Кам-Ключ" җәмгыяте призларына районның ачык беренчелеге һәм чемпионаты узачак. Башлана 10.00 сәгатьтә.
-
19 декабрь 2012 - 05:51Орлык заводында вагон яндыУзган атнада Орлык заводы территориясендә төзүче оешма куйган вагончыкта янгын чыкты. Янгын сүндерүчеләр төнге сәгать 2дә килгән хәбәр эзеннән урынга барып җиткәндә, вагонны тулысынча ут камап алган була. Көннәр бик салкын тору сәбәпле, эшчеләр вагон эчендәге электр җылыткычын төнгә кушып калдырган булалар. Бәхеткә, берәүнең дә сәламәтлегенә зыян килми, ә предприятиегә...
-
19 декабрь 2012 - 05:23Исерекләрнең кесәләрен чистарталарУзган елның шушы чоры белән чагыштырганда, тулаем алганда, районда җинаятьләрнең уртача 10,3 процентка кимүе күзәтелә. Хокук бозуларның чагыштырмача арткан төрләре дә бар. Мәсәлән, андыйларга сәламәтлеккә авыр зыян салу, фатир басу очракларын кертергә мөмкин. Урам җинаятьләренең күпчелеге исерек хәлдәге гражданнар тарафыннан кылына. Эчке эшләр органнары көче белән андый төр җинаятьләрне бераз...
-
19 декабрь 2012 - 05:19Азык мулдан, ә сыйфатына игътибар җитмиМалларны кышкы асрау чорына районыбыз терлекчеләре, нигездә, яхшы әзерлек белән керде. Һәр хуҗалыкта ике еллык азык запасы тупланды, утарларга эскертләп салам кайтарып өелде. Җәйге айларда абзарлар яхшылап төзекләндерелде. Беренче карашка бөтен шартлар да үтәлгән, тик ни өчен соң продукция җитештерүнең күләме һәм сыйфаты тотрыклы түгел? Ник яшь малларның үлеменә юл...
-
19 декабрь 2012 - 05:16ЗАГСның оешуына 95 елХалык комиссарлары Советының Гражданлык хәле актларын теркәү органнары оешу турында декрет кабул иткәненә 18 декабрьдә 95 ел тулды. ЗАГС хезмәткәрләре бүген никахны, бала тууны, уллыкка яки кызлыкка алуны, ата булуны раслауны, үлемне, аерылышуны теркәү кебек эшләр белән шөгыльләнә. Район ЗАГСы тарихы да узган гасырның 20нче елларына барып тоташа. Архивтагы китаплар...
-
19 декабрь 2012 - 04:54Кайда күпме сөт саваларТерлекчелектә бүген продукция җитештерүнең тотрыклылыгын, яшь малларның сакланышын тәэмин итүдә бермә-бер җаваплылык таләп итә торган кышкы асрау чоры. Әлеге өлкәнең эшчәнлеген көндәлек игътибар үзәгендә тоту зарурлыгы хакында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов атналык видеокиңәшмәләрдә һәрдаим ассызыклый.