Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЗАГСның оешуына 95 ел

Халык комиссарлары Советының Гражданлык хәле актларын теркәү органнары оешу турында декрет кабул иткәненә 18 декабрьдә 95 ел тулды. ЗАГС хезмәткәрләре бүген никахны, бала тууны, уллыкка яки кызлыкка алуны, ата булуны раслауны, үлемне, аерылышуны теркәү кебек эшләр белән шөгыльләнә. Район ЗАГСы тарихы да узган гасырның 20нче елларына барып тоташа. Архивтагы китаплар...

Халык комиссарлары Советының Гражданлык хәле актларын теркәү органнары оешу турында декрет кабул иткәненә 18 декабрьдә 95 ел тулды. ЗАГС хезмәткәрләре бүген никахны, бала тууны, уллыкка яки кызлыкка алуны, ата булуны раслауны, үлемне, аерылышуны теркәү кебек эшләр белән шөгыльләнә. Район ЗАГСы тарихы да узган гасырның 20нче елларына барып тоташа. Архивтагы китаплар 1921 елдан башланган мәгълүматларны үз эченә ала. Фондта бүген 1012 китап бар, аларда 160 мең акт теркәлгән. Бүген гражданлык хәле актларын теркәү хокукы районның 23 җирле үзидарә органына да бирелгән.

Реклама

Күрсәткечләргә килгәндә, республика күләмендә алганда, быел балалар туу 10 процентка арткан, никах теркәү узган ел белән чагыштырганда 6 процентка кимегән, аерылышучылар саны 5,3 процентка күбәйгән, үлүчеләр 2 процентка кимегән. Бу саннар ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен үткәрелгән брифингта аталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЗАГС

2
X