Якты юл
  • Рус Тат
  • 14 ноябрь 2012 яңалыклары

    • 14 ноябрь 2012 - 06:11
      Талантлар кичәсе
      Круглое Поле поселогының мәдәният йортында алтын көзгә багышланган матур, эчтәлекле конкурс программасы үтте. Берсеннән-берсе кызыклы ярышларда поселокның төрле оешмаларыннан Г. Гобәйдуллина (мәктәп), А. Шершова (поликлиника), И. Галиева (ТМШ), О. Петухова (почта бүлеге) һ.б. бик теләп катнаштылар. Көз ханбикәсен сайлау тамашасы да истә калырлык булды.
      647
      0
      0
    • 14 ноябрь 2012 - 06:11
      Көз патшабикәсе сабыйларда кунакта булды
      Күптән түгел Новотроицкое авылындагы "Ромашка" балалар бакчасында алтын көзне озатуга багышланган бик матур бәйрәм булды. Кунак булып килгән Көз патшабикәсен балалар алкышлап каршыладылар. Ә ул сабыйларны үзенең тугры ярдәмчеләре - көз айлары белән таныштырды.
      643
      0
      0
    • 14 ноябрь 2012 - 05:50
      Аның күңел җылысы бөтен авылга җитә
      Аның турында кемнән генә сорашсаң да, иң матур сыйфатларыннан берсе итеп, үз һөнәренә җаны-тәне белән бирелеп, кешеләр белән аралашудан тәм табып иҗтиһат итүен, идея-хыяллары белән башкаларны да илһамландыра белүен мисалга китерәләр. Ул сәхнәгә, театр-музыкага гашыйк чын сәнгать кешесе генә түгел, бик игътибарлы әңгәмәдәш, ярдәмгә мохтаҗ һәркемгә булышырга әзер торучы күрше,...
      609
      0
      0
    • 14 ноябрь 2012 - 04:51
      Ир-егетләр волейбол уйнады
      10 ноябрьдә Сосновый Бор спорт комплексында авыл җирлекләренең ирләр волейбол командалары арасында район чемпионаты үтте. Анда алты команда көч сынашты. Ярышта бәткелеләр беренче урынны, күзкәйлеләр - икенче, бикләнлеләр өченче урынны алды. Беренче һәм икенче урынга чыккан җиңүчеләр 24 ноябрьдә шушы ук спорт комплексында үтәчәк финал ярышында катнашачаклар.
      510
      0
      0
    • 14 ноябрь 2012 - 04:43
      Ялгыз әби-бабайларга бушка телефоннар өләшәләр
      Районда "Игелекле телефон" акциясе кысаларында 46 өлкән кешегә бушлай кәрәзле телефоннар тапшырыла. Бу социаль ярдәмгә мохтаҗ, ялгыз әби-бабайлар. Телефоннарның 23е инде ияләрен тапты, калганнарын да атна ахырына кадәр тапшырып бетерәчәкбез, дип хәбәр итте редакциягә районның социаль яклау идарәсе башлыгы Гөлнара Шәфыйкова. Өлкәннәр бу телефоннар аша ашыгыч ярдәм күрсәтүче хезмәтләр белән...
      596
      0
      0
    • 14 ноябрь 2012 - 04:38
      Никахсыз балаларын таныган әтиләр арта
      Гражданлык хәле актларын теркәү статистикасы - халык санының үсешен билгели торган төп күрсәткеч. Ягъни бер кешенең шәхси тормышындагы теге яки бу үзгәреш җәмгыятьтәге сәяси, икътисадый һәм социаль процессларны күзаллау мөмкинлеген бирә. Агымдагы елның 10 ае нәтиҗәләренә күз салсак, райондагы демографик хәлне шактый каршылыклы дияргә нигез бар, төгәлрәк әйткәндә, әлеге чорда...
      580
      0
      0
    Реклама