Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Талантлар кичәсе

Круглое Поле поселогының мәдәният йортында алтын көзгә багышланган матур, эчтәлекле конкурс программасы үтте. Берсеннән-берсе кызыклы ярышларда поселокның төрле оешмаларыннан Г. Гобәйдуллина (мәктәп), А. Шершова (поликлиника), И. Галиева (ТМШ), О. Петухова (почта бүлеге) һ.б. бик теләп катнаштылар. Көз ханбикәсен сайлау тамашасы да истә калырлык булды.

Аш-су остасы, иҗат бәйгеләре дисеңме, һәркайсында катнашучылар чын профессионаллар, артистлар осталыгын күрсәттеләр. Круглое Поле поселогына, әйтерсең лә, чынлап та Алла Пугачева, Леди Гага, Лолита, Маша Распутина кебек йолдызлар килгән иде. Программаның соңгы этабында "Талантлар сандыгы" конкурсы булды. Һәр катнашучы аерым игътибарга лаек иде, шуңа да жюри әгъзаларына иң яхшысын сайлап алу шактый кыенга туры килде. Ниһаять, уртак фикергә килеп, Көз ханбикәсе итеп И. Галиева (ТМШ) сайланды. Иң мөһиме, бәйгедән беркем дә бүләксез китмәде. Бөтен катнашучыларга да шәхси эшмәкәрләр Р. Сәфәров, Р. Тимергалина, Круглое Поле авыл җирлеге башлыгы Э. Низамиева әзерләгән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Концерт программасыннан соң яшьләр өчен бәйрәм дискотекасы һәм Көз принцессасы бәйгесе оештырылды. Анда А. Вәлиева, З. Дәүләтшина, Р. Закирова һ.б. актив катнаштылар. Ә иң гүзәле булып Р. Закирова танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бђйрђм