31 октябрь 2012 яңалыклары
-
31 октябрь 2012 - 05:26Уңышны җыярга ярдәм иттеләрБыелгы катлаулы һава шартларына карамастан, "Чаллы яшелчәсе" хуҗалыгында яшелчәләрдән мул уңыш җыеп алынды. Кәбестә, кишер, чөгендер, бәрәңге уңышын югары сыйфат белән җыеп саклауга салуда район хакимияте, авыл җирлекләре, хуҗалык белгечләре, мәктәп һәм балалар бакчалары, дәваханәләр, район һәм шәһәр ветеринария хезмәткәрләре ярдәмгә килделәр, Бәтке пенсионерлары да әлеге эштән читтә калмадылар. Уртак,...
-
31 октябрь 2012 - 05:16Укытучыларым үрнәге яшәргә көч бирәАккан сулар, сызылып аткан таңнар төсле гомер үтә. Еллар-айлар, айлар-көннәр үтә. Әле кайчан гына әниемнең ышанычлы кулларына тотынып, сөенеп-талпынып мәктәп бусагасыннан атлап кергән идем, инде аны тәмамлаганыма да 5 ел вакыт үтеп киткән.
-
31 октябрь 2012 - 05:07Суд хөкем карарын чыгарды2012 елның 10 июнендә Түбән Суыксу авылының кичке Сабан туенда төнге сәгать 10 тулганда Яр Чаллыда яшәүче 1985 елгы егет исерек килеш 1961 елгы ир-атны каты кыйный. Кичә район суды җинаятьтә гаепләнүчегә карата хөкем карары чыгарды.
-
31 октябрь 2012 - 05:02Криминаль хәлнең торышы борчу тудыраРайонда теркәлгән җинаятьләрнең гомуми саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда быел 9,7 процентка кимеде. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрнең, элек хөкем ителгәннәр тарафыннан кылынган, шулай ук алдан планлаштырып эшләнгән, кеше сәламәтлегенә авыр зыян китергән җинаятьләрнең артуы күзәтелде. Биш үтерү очрагының өчесе генә рәсми рәвештә ачылды.
-
31 октябрь 2012 - 04:52Авылга клубы да, медицина пункты да кирәкШимбә көнне районда берьюлы биш социаль-мәдәни объект куллануга тапшырылды Республикада быел авыл җирлегендә фельдшер-акушерлык пунктлары, клублар төзү буенча махсус программалар гамәлгә кертелде. 26 октябрьдә Олы Шилнә, Күперле авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары, Иске Җирекледә җәмәгать үзәге куллануга тапшырылды. Куадыда да өр-яңадан төзекләндерелгән клуб ачылды. Район үзәк дәваханәсенең авыруларны кабул итү бүлеге...