Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Криминаль хәлнең торышы борчу тудыра

Районда теркәлгән җинаятьләрнең гомуми саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда быел 9,7 процентка кимеде. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрнең, элек хөкем ителгәннәр тарафыннан кылынган, шулай ук алдан планлаштырып эшләнгән, кеше сәламәтлегенә авыр зыян китергән җинаятьләрнең артуы күзәтелде. Биш үтерү очрагының өчесе генә рәсми рәвештә ачылды.

Олы Шилнә авылында яз көне табылган мәет буенча яңа мәгълүмат барлыкка килде. Фаҗига бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә килеп чыккан, шәһәрнең ГЭС бистәсендә яшәгән ир-ат туңып үлгән дип фаразлана. Бу информация җентекләп тикшерелә, экспертизалар үткәрелә.

Районда криминаль хәлнең торышы, җинаятьләрнең артуы районның хокук саклау органнары җитәкчеләре катнашында уздырылган координацион киңәшмәдә төп тема буларак күтәрелде. Сөйләшү нәтиҗәләреннән чыгып, бу җәһәттән профилактик чаралар үткәрү планлаштырылды.

Бүгенге көндә хокук бозуларны кисәтү буенча комплекслы яңа программа эшләнә. Ул профиль комиссиясендә килешенеп, район Советының чираттагы утырышында депутатлар каравына тәкъдим ителәчәк. Профилактик чаралар өчен район бюджетыннан бүленә торган акча күләме артып, бу чараларга халык һәм җирле үзидарә органнары җәлеп ителсә яхшы булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминаль хђл