23 май 2012 яңалыклары
-
23 май 2012 - 04:42Тимер юлчы булырга теләүчеләр экскурсиягә бардыРайон мәктәпләренең IX сыйныфын тәмамлаучы, киләчәктә тимер юлчы һөнәрен сайларга теләүче 15 укучысы кичә "Россия тимер юллары" ААҖнең тимер юл станцияләре эшен оештыру үзәгенә караган Түбән Кама филиалының Круглое Поледагы станциясенә экскурсиягә бардылар. Алар биредәге эш белән таныштылар, Бөгелмә техник-төзелеш колледжыннан килгән вәкилләр балаларга локомотив машинисты һөнәре турында бик тәфсилләп...
-
23 май 2012 - 04:39Ел тәрбиячеләре"Татарстан Республикасы ел тәрбиячесе - 2012" республика конкурсының муниципаль этабы тәмамланды. Анда мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирүче 15 учреждение катнашты. Конкурсның финал өлеше Яңа поселогының "Березка" балалар бакчасында үтте. Мәләкәс авылының "Тамчыкай" балалар бакчасы музыкаль җитәкчесе Әлфия Шәйхразиева конкурсның призеры дип билгеләнде. Шилнәбашның "Тополек" балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Заикина, Сосновый...
-
23 май 2012 - 04:39Чечен артистлары килдеКнәз мәдәният сараенда Чечен Республикасының яшьләр бию ансамбле концерты булды. Бу чараның бездә оештырылуы юкка гына түгел, чөнки "Татарстан" совхозы поселогында күпмилләтле халык яши.
-
23 май 2012 - 04:36Иң яхшы муниципаль хезмәткәрләрнең берсеНовотроицкое авыл җирлеге башлыгы Рима Волкова "2011 ел нәтиҗәләре буенча муниципаль идарә итү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр" дип аталган республика конкурсының "Муниципаль хуҗалык һәм яшәешне тәэмин итү системалары" номинациясендә җиңеп, диплом белән бүләкләнде.
-
23 май 2012 - 04:15Яңа завод орлык кабул итәргә әзерләнәРоссиядә орлыкчылыкны үстерүгә юнәлтелгән программа кысаларында узган елның 24 июнендә безнең районның Новотроицкое авыл җирлеге территориясендә югары технологияле орлык заводы төзелешенә нигез салынды. Әлеге предприятиене төзүнең максаты - Татарстандагы иң эре агрохолдингларның берсе булган "Агрокөч төркеме" ЯАҖе составындагы агрофирмаларны элиталы орлыклар белән тәэмин итү һәм бөртеклеләрнең уртача уңышын - 5-7...