Чәчү тулы куәткә бара
Район кырларында язгы чәчү оешкан төстә бара, хуҗалыкларның барысында да тулы куәткә эшлиләр, 10 майга барлык мәйданнарның 71 проценты чәчелде, дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ф. Бикмөхәммәтов. Фирдәвес Таҗиевичның әйтүенә караганда, көненә 3700-4000 гектарда чәчү башкарыла, бу көн саен барлык мәйданның 8-9 проценты кими бара...