Якты юл
  • Рус Тат
  • Ветераннарыбыз Президент белән очрашты

    Бөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан башкалабыз Казанда, Г. Камал исемендәге академия театрында ТР президенты Р. Миңнеханов республикабызның бер төркем сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашты. Аларның илебез язмышы хәл ителгән көннәрдә, авыр сугыш елларында күрсәткән батырлыкларына, тылдагы хезмәтләренә зур бәя бирде. Әлеге буын вәкилләренә олы рәхмәт сүзләре ирештерде. Очрашуда...

    Бөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан башкалабыз Казанда, Г. Камал исемендәге академия театрында ТР президенты Р. Миңнеханов республикабызның бер төркем сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашты. Аларның илебез язмышы хәл ителгән көннәрдә, авыр сугыш елларында күрсәткән батырлыкларына, тылдагы хезмәтләренә зур бәя бирде. Әлеге буын вәкилләренә олы рәхмәт сүзләре ирештерде. Очрашуда безнең районнан "Татарстан" совхозы поселогыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Вәсил Абрамов, Биклән авылыннан тыл хезмәтчәннәре Миннегаян Юнысова, Маһира Бәдриевалар катнашты. Алар Президент белән очрашудагы җылы тәэсирләрен авылдашлары белән уртаклаштылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: