27 апрель 2012 яңалыклары
-
Мәктәбе булган авылның киләчәге бар
Халыкны милләт буларак формалаштыруда авылларның роле гаять зур. Милли гореф-гадәтләрнең, матур йолаларның авылда сакланганын, талантлы, зыялы шәхесләрнең күпчелегенең авылдан чыкканлыгын искә алсак, элек-электән үк авыл кешесенең белемгә омтылышы зур булганлыгына инанасың. Димәк, балалар бакчасы, мәктәп кебек дәүләт учреждениеләре бетерелсә - авыллар, ә алар белән бергә халык та милләт буларак юкка...
-
Тукайга багышланган кичәне бик ошаттык
Шушы көннәрдә "Татарстан" совхозы поселогы китапханәсендә бик матур очрашу булды.
-
Район сәнгать мәктәбенә – 25 яшь
Сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары юбилейга багышлап әзерләгән йомгаклау концерты елдагыча һөнәри яктан да, чыгышларның музыкаль хореографик бизәлеше ягыннан да югары булды.
-
Күзкәйдә – шигърият бәйрәме
Тукай көнен быел районда Күзкәй авылы мәдәният йортында зурлап билгеләп үттеләр. "Шигърият дөньясында - ак җилкән" дип аталган бу кичәгә Күзкәй халкы, район хакимияте, авыл җирлекләре вәкилләре, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән танылган әдипләр килгән иде. Шигырь бәйрәме бик матур үтте. Өч сәгать буе дәвам итсә дә, сәхнә, минемчә, берәүне...
-
Бәйрәмнәрдә газета ничек чыга?
Алда - май бәйрәмнәре. Инде хәбәр иткәнебезчә, 1 Май - Ял һәм Хезмәт бәйрәмендә өч көн - 29, 30 апрельләрдә һәм 1 майда ял итәбез, ә Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан ял көннәре дүртәү була - 6, 7, 8 һәм 9 майларда. "Якты юл" ("Светлый путь") газетасы киләсе атнага бер тапкыр...
-
Элемтә бүлекләре бәйрәм көннәрендә дә эшләячәк
Татарстанда яшәүчеләр май бәйрәмнәрендә почта күрсәтә торган бар хезмәтләрдән дә файдалана алачак. Клиентларга өзеклекләрсез хезмәт күрсәтү максатыннан махсус эш режимы каралды, почталар 30 апрельдән 2 майга кадәр һәм 7-10 май көннәрендә эшләячәк, дип хәбәр итә "Татарстан почтасы" матбугат хезмәте. 30 апрель һәм 8 майда эш көне бер сәгатькә кыскара. 1...
-
Бурыч түләмәгән өчен – кулга алу
Район суд приставлары хезмәте бурычларны түләтү айлыгы кысаларында 14 кешегә карата 3тән алып 15 тәүлеккә кадәр вакытка кулга алу җәза чарасын кулланган. Штрафлар саны арта, аларны кайтарту буенча катгый чаралар күрелсә дә, айлык кысаларында гына бу төр башкарма документлар буенча эшне тулысынча ябып бетерә алмаячакбыз диләр приставлар.
-
Почта хезмәткәрләре ветераннарга Президент котлауларын тапшыра
Россия почтасы хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан Россия Федерациясе Президенты тарафыннан юлланган котлауларны тарата башлады. Татарстанга шундый 110 мең хат килгән, аларның 29 меңе Казан шәһәрендә таратылачак. Почтальоннар Президент котлауларын адресатларның шәхсән үз кулына тапшырырга тиеш. Бу эшне 30 апрельгә төгәлләргә исәплибез, дип хәбәр иттеләр "Татарстан...
-
“Чаллы яшелчәсе” арпа чәчүне төгәлләде
Районда кыр эшләре көннән-көн киңрәк колач ала. Хуҗалыклар уҗым культураларын, күпьеллык үлән җирләрен тукландыралар, туңга сөргән һәм пар җирләрендә дым каплыйлар. Күп кенә хуҗалыклар бөртеклеләр чәчүне оешкан төстә башлап җибәрделәр. 25 апрельгә районда 1520 гектар сабан культуралары чәчелде. "Камский", "Алмаз", "Тукай азык-төлек корпорациясе", "Биклән" хуҗалыклары арпа һәм солы чәчәләр. "Чаллы...
-
Янгынга каршы махсус режим кертелде
Тиздән бәйрәмнәр. Май башындагы ял көннәре атнага тула. Һава температурасы да уңай тора, кыскасы, табигатьнең үзенә чакыра торган чагы. Кемнәрдер бу көннәрдә ял итәргә ашыгачак, кемдер каралты-кура тирәләрендә, башка урыннарда җыештыру эшләре белән мәш киләчәк.